Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә милли мәдәният чәчәк ата

Татар халкы үзенең әхлакый, рухи, мәдәни кыйммәтләренә гомер-гомергә сак карады. Мәдәният хезмәткәрләре алдында да һәр төбәкнең күркәм, матур үткәне турында сөйләү, тырыш хезмәтләре белән дан казанган күренекле шәхесләрен зурлау бурычы тора. Бу өлкәдә Бөгелмәдә эшләп килүче Татар мәдәният үзәге үрнәк саналырга хаклы. Биредә эшләүчеләрне мин халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын...

Татар халкы үзенең әхлакый, рухи, мәдәни кыйммәтләренә гомер-гомергә сак карады. Мәдәният хезмәткәрләре алдында да һәр төбәкнең күркәм, матур үткәне турында сөйләү, тырыш хезмәтләре белән дан казанган күренекле шәхесләрен зурлау бурычы тора. Бу өлкәдә Бөгелмәдә эшләп килүче Татар мәдәният үзәге үрнәк саналырга хаклы. Биредә эшләүчеләрне мин халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге дип атасам, ялгышмам. Алар матурлыкка хезмщт итә, башкарган эшләре җанны, күңелне савыктыра. Моның шулай икәнен Татар мәдәният үзәгенә йөрүче тамашачылар, аларның фикерләре дәлилли.
Бүгенге көндә бу оешмада милли мәдәниятебезгә 11 кеше хезмәт куя. Татар мәдәният үзәгенең кечкенә генә коллективы ел дәвамында бөгелмәлеләрне 400дән артык чара белән шатландыра. Мәсәлән, 2016 елда аларның тамаша залында 54 меңннән артык тамашачы булган. Менә бүген дә анда кызу эш бара. Татар халык театры (берничә ел дәвамында республикада лауреат исемен яулап, беренче урынга чыгучы) премьерага әзерләнә. Артистлар Шәриф Хөсәеновның "Зөбәйдә адәм баласы" дигән спектаклен сәхнәләштерә. Ярты гасырдан артык тарихы булган әсәр бүген дә үзенең актуальлеген югалтмаган. Анда сүз бала тәрбияләү мәсьәләләре турында бара. Премьера 30 - 31 март, 1 апрель көннәрендә узачак.
Шуны әйтәсе килә, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре - үзенчәлекле "ранг" белгечләре, кешедә рухи-әхлакый, якыннарга һәм Ватанга мәхәббәт кебек тормыш кыйммәтләре формалашу аларның эшчәнлегеннән тора. Мәдәнияттән башка милли үсеш, халык традицияләрен саклау, яшь буында патриотлык һәм толерантлык хисләре тәрбияләү турында сүз дә алып бару мөмкин түгел. Шуңа да мәдәният хезмәткәрләренә иҗат чишмәләренең язгы ташкыннардай ургып кайнавын, күңелләрендә һәрчак шатлык балкуын, аларның тамашачыларны җилкендереп, яңа эшләргә рухландырып торырдай дәрт-дәрмәнгә ия булуын телибез!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса