Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә кайнатмалар парады узды

Төрледән-төрле кайнатмалар берсе артыннан берсе чыга торды, өстәлгә куела барды. Табын салават күпереннән дә баерак төсләргә һәм җәйге бакча исләренә күмелде. Җиләк-җимеш кенә түгел, ә яшелчәләрдән дә ясалган кайнатмалар-ның рецептлары белән хуҗабикәләр бик теләп уртаклаштылар. Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, Вәринҗә бәйрә-менең тамадасы Флюра Шәрипова әйт-кәнчә, һәр гаиләдә үзенең яратып кай-натыла...

Төрледән-төрле кайнатмалар берсе артыннан берсе чыга торды, өстәлгә куела барды. Табын салават күпереннән дә баерак төсләргә һәм җәйге бакча исләренә күмелде. Җиләк-җимеш кенә түгел, ә яшелчәләрдән дә ясалган кайнатмалар-ның рецептлары белән хуҗабикәләр бик теләп уртаклаштылар. Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, Вәринҗә бәйрә-менең тамадасы Флюра Шәрипова әйт-кәнчә, һәр гаиләдә үзенең яратып кай-натыла һәм ашала торган кайнатмасы була. Шушы рецептлар белән үзара ур-таклашу, халкыбызның җиләкле җәй турындагы җырларын хәтердә яңартып, бергә җыелып күңел ачу максатында оештырылган әлеге чарада отышсыз лоторея уены да булды. Аның бүләкләре исә кайнатма ясауда кирәкле булган банка, капкач, калаклар иде. Аерым бәхетлеләре карбыз, шикәр, җиләк җыю өчен чиләккә дә лаек булды. Ә Флюра Шәрипова үткәр-гән эксклюзив интервьюдан исә, иң витаминлы һәм иң сихәтле вәринҗә дип, кайнатмыйча ясалган, бары тик суыткычның салкын камерасында гына саклана торган карлыган вәринҗәсе танылды. Моның шулай икәнен "Балкыш" җәмгыяте директоры,Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Хәмзә Мотыйгуллинның калагы да исбатлады.

- Балачактан бирле карлыган кайнатмасын яратам һәм хәзер дә күңелемә хуш килгәне шул, -диде ул редакция хезмәткәренең интервью со-рауларына җавап биреп.

Вәринҗәләр парадында катнашкан татлыкайларның рецептлары белән хуҗабикәләребез газетаның киләсе саннарында һәм газета сайтында танышырлар.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса