Бөгелмәдә “Җиңү хаты” акциясе старт алды
18 апрель көнне шундый исемдәге акциягә старт бирелде. Чараның асылы шуннан гыйбарәт, яшьләр узганнарга: Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәте булган гаилә әгъзаларына атап хатлар язалар. "Волонтёры Победы" оешмасының Бөгелмә бүлеге дә бу чарага кушылды һәм 21 апрельдә М. Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта "үткәннәргә" хат язуны оештырды. Утыз укучы Бөек Җиңү мирасын саклау...
18 апрель көнне шундый исемдәге акциягә старт бирелде. Чараның асылы шуннан гыйбарәт, яшьләр узганнарга: Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәте булган гаилә әгъзаларына атап хатлар язалар.
"Волонтёры Победы" оешмасының Бөгелмә бүлеге дә бу чарага кушылды һәм 21 апрельдә М. Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта "үткәннәргә" хат язуны оештырды. Утыз укучы Бөек Җиңү мирасын саклау эшенә үзләреннән шундый үзенчәлекле өлеш кертте. Гадәти тормышта уйга да кереп карамаган күп кенә нәрсәләр турында уйланырга, үз мөнәсәбәтен белдерергә туры килде аларга.
Моннан тыш волонтёрлар ветераннарга үзләренең сугышчан дусларын, иптәшләрен табарга, элемтәгә керергә дә булышалар, дип хәбәр итә Бөгелмә Иреклелеәр үсеше координацион үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа