Бөгелмәдә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” кышкы фестиваленең беренче муниципаль этабы узды (+ФОТОЛАР)
17 февраль көнне "Факел" спорт комплексында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең беренче муниципаль этабы узды. Чара барлык категория кешеләр арасында үтте, яшьләренә карагап бүленгән 10 төркемдә барлыгы 132 кеше катнашты. Аларның һәрберсе үз мисалында "ГТО" номасын тапшыру - сәламәтлек, рухи ныклык, көч һәм матурлык билгесе икәнлекне...
17 февраль көнне "Факел" спорт комплексында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең беренче муниципаль этабы узды.
Чара барлык категория кешеләр арасында үтте, яшьләренә карагап бүленгән 10 төркемдә барлыгы 132 кеше катнашты. Аларның һәрберсе үз мисалында "ГТО" номасын тапшыру - сәламәтлек, рухи ныклык, көч һәм матурлык билгесе икәнлекне раслады.
Фестивальне ачу тантанасында җыелган физкультурачылар, җанатарлар һәм кунакларны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүче управляющие Марат Хәлиуллин тәбрикләде.
Аннары 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спорт гимнаст кызлар - 2017 елда спорт акробатикасы буенча Татарстан Республикасы чемпионнары өчлеге чыгыш ясады.
Ә "ГТО" фестивалендә катнашучылар үзләре төрле өлкәләрдә сынау уздылар.
Ярыш төрләре арасында электрон коралдан ату, аркада яткан җирдән гәүдәне күтәрү (1 минут эчендәге күрсәткеч), турникта тартылып күтәрелү, 16 килолы гер күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, 25 һәм 50 метрга йөзү, гимнастика эскәмиясендә аякларны төз тоткан хәлдә иелү, идәнгә капланып яткан хәлдә кулга таянып гәүдәне күтәрү - һәммәсе дә яшь үзенчәлекләренә карап билгеләнгзән нормативлар нигезендә үтте.
Чыгыш нәтиҗәләреннән чыгып, шәһәрнең җыелма командасы оештырылачак. Ул "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең быел 3 мартта безнең шәһәрдә узачак II зона этабында һәм алга таба оештырылачак чираттагы этапларда чыгыш ясаячак.
Гүзәл СУНЯЕВА,
"Хезмәткә һәм оборонага әзер"
Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы
Бөгелмә муниципаль районы тест үткәрү үзәге җитәкчесе.
Владимир Козлов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа