Бөгелмәдә чокыр ямыйлар
Быел яз яңгырлы килү сәбәпле, юлчыларга үз эшләрен башкару шактый катлаулы булды. Шуңа карамастан, шәһәр урамнарындагы юлларны төзәтү - чокырларны ямау эше, акрын булса да, башкарыла. Россиядә ике зур бәла бар, дигән бер гыйлем иясе. Аның берсе - юллар торышы. Юлларны тиешенчә төзү, файдалану бик катлаулы, нишләптер, тиз таушала алар...
Быел яз яңгырлы килү сәбәпле, юлчыларга үз эшләрен башкару шактый катлаулы булды. Шуңа карамастан, шәһәр урамнарындагы юлларны төзәтү - чокырларны ямау эше, акрын булса да, башкарыла.
Россиядә ике зур бәла бар, дигән бер гыйлем иясе. Аның берсе - юллар торышы. Юлларны тиешенчә төзү, файдалану бик катлаулы, нишләптер, тиз таушала алар бездә. Әлбәттә, тигез юллардан автомобильдә җилдерү яхшы булыр иде дә, әмма чокыр-чакырлар моңа комачаулый шул. Җирле башкарма комитет тарафыннан 2015 елда шәһәрдә мондый чокырлы урамнар исемлеге төзелгән һәм кайсыларында ямау эшләре башкарылачагы расланган (таблицада).
Әлеге урамнарның кайберләрендә чокырларны ямау эше инде тәмамланды.
Рәсемдә: Октябрь урамында юлларны төзәтү эшләре барган чак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа