16 май 2015 яңалыклары
-
Хәтерлибез, горурланабыз
Бәйрәм көннәрендә "Единая Россия" сәяси партиясенең Бөгелмә җирле бүлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар булып узды. Аларда партиянең җирле бүлеге секретаре Линар Закиров, җирле политсовет, "Единая Россия" партиясен яклаучылар советы һәм "Единая Россия"нең яшьләр гвардиясе" яшьләр оешмасы әгъзалары актив катнаштылар (рәсемдә). Яшь гвардиячеләр сугыш ветераннарын тәбрикләп, аларның күкрәкләренә Георгий...
-
Мәгърифәтлеләр бәйрәм итә
Бөтен җан иясе белән беррәттән, барыбыз да ямьле һәм җылы язларны зарыгып көтеп ала. Илебез халкы 1 Майда Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтсә, 9 Майда гаять зур корбаннар хисабына яулап алынган Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте. Ул көннәргә дә 70 ел вакыт узып киткән инде. Өлкәннәребез өчен күз яшьләренә...
-
Ипи көн дә кирәк
Шәһәребезнең "ТатНИПИнефть" бинасы янында урнашкан "Медок" кибетендә пенсионерларга һәм инвалидларга ак ипине арзанрак бәягә саталар. Ипидән башка яшәп булмый, ул көн дә кирәкле ризык. Шуннан ала башлагач, без пенсионерларга күпме файда! Ә ипиләре бик тәмле, свежий, хәтта еш кына җылы чагына да эләгәбез. Керемнәре чикле булган кешеләргә (инвалидларга, пенсионерларга) карата...
-
Батырлык үрнәге
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барган көннәрдә Бөгелмә мөхтәсибе урынбасары Рамил хәзрәт Хөснетдинов Бөек Ватан сугышы ветераны Сөнгатулла Закир улы Кадыйров янында булды. Ветеранның укырга яратканын белгәнгә, Рамил хәзрәт мөхтәсибәт исеменнән аңа татар халкының бөек галиме, дин белгече Ризаэддин Фәхреддиннең китапларын бүләк итте. Сөнгатулла агай сугышка 19 яшендә...
-
Полиция балалар сагында
Бүген, 16 майда, Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне уңаеннан, "Полиция балалар сагында" дигән акция уза. Максат - авыр хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтү. Бу көнне 8(843) 291-25-50 телефоны аша ТР Эчке эшләр министрлыгында 10нан 16 сәгатькә кадәр балигъ булмаганнар проблемаларына бәйле шылтыратулар кабул ителә һәм консультацияләр бирелә, кирәк була калса,...
-
Бөгелмәдә чокыр ямыйлар
Быел яз яңгырлы килү сәбәпле, юлчыларга үз эшләрен башкару шактый катлаулы булды. Шуңа карамастан, шәһәр урамнарындагы юлларны төзәтү - чокырларны ямау эше, акрын булса да, башкарыла. Россиядә ике зур бәла бар, дигән бер гыйлем иясе. Аның берсе - юллар торышы. Юлларны тиешенчә төзү, файдалану бик катлаулы, нишләптер, тиз таушала алар...