Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Беренче ярминкәдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре миллион сумнан артык товар саткан

Бөгелмәдә бу елның беренче ярминкәсендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре миллион сумнан артык товар саткан. Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән алынган гомуми табыш 1 миллион 335 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, 28 сәүдә ноктасы халыкка зур...

Бөгелмәдә бу елның беренче ярминкәсендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре миллион сумнан артык товар саткан.

Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән алынган гомуми табыш 1 миллион 335 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев хәбәр итте.

Аның сүзләре буенча, 28 сәүдә ноктасы халыкка зур ассортиментлы авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим иткән. Алар арасында ит, сөт продуктлары, бәрәңге һәм бал товарларнына сорау күп булган.

Волонтерлар өлкән буын вәкилләренә, мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәм ялгыз яшәүче гражданнарга сатып алынган товарын өйләренә илтеп куярга ярдәм иткән.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров ярминкәнең урнашу урыны бик уңайлы дип билгеләп үтте. Агропромпарк территориясендә урнашкан яңа урын нәкъ менә сәүдә өчен оештырылган, анда барысы да бар: территориясе киртләнгән, ит ваклау цехлары, уңайлы парковкасы бар.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре агропромпарк территориясендә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса