Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә "Ачыш" фәнни-гамәли конференциясе

16 февраль көнне шәһәребезнең 16 нчы урта мәктәбендә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, укучылар "Ачыш" дип исемләнгән XXI фәнни-гамәли конференциягә җыелдылар. Әлеге чара инде күп еллар үткәрелә. Укытучылар һәм укучылар арасында аның абруе да елдан-ел арта бара. Шулай булмас иде, аның эшендә дөньякүләм танылган галимнәр, әйдәп баручы укытучылар, башка өлкәләргә караган экспертлар...

16 февраль көнне шәһәребезнең 16 нчы урта мәктәбендә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, укучылар "Ачыш" дип исемләнгән XXI фәнни-гамәли конференциягә җыелдылар.

Әлеге чара инде күп еллар үткәрелә. Укытучылар һәм укучылар арасында аның абруе да елдан-ел арта бара. Шулай булмас иде, аның эшендә дөньякүләм танылган галимнәр, әйдәп баручы укытучылар, башка өлкәләргә караган экспертлар катнаша. Мәсәлән, физика секциясендә эксперт буларак Халыкара минераль ресурслар академиясенең хакыйкый әгъзасы, академик, "ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директоры Ринат Гата улы Харисов билгеләнүе укучыларга аерата зур җаваплылык йөкли. Һәм алар әлеге җаваплылыкны тоеп, үз хезмәтләрендә шушы югарылыкны тотарга тырышалар.

Быел конференциядә 15 секция эшләде. Тантаналы ачылу өлешеннән соң, чыгыш ясаучылар тиешле кабинетларга ашыкты. Татар филологиясе һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Фәүзия Мәхмүтова булды. Аның җитәкчелегендә экспертлар шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән килгән унбиш укучының эшләрен тикшерде. Ахыргы нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 5 нче мәктәп укучысы Илүзә Иркәгалиеваның "Муса Җәлил иҗатында сатира һәм юмор" дигән хезмәте - III урынга; 13 мәктәптән Зәринә Гәрәеваның "Кеше исемнәренең әһәмияте" һәм Карабаш 2 нче мәктәбеннән Зилия Иматова белән Анжела Хафизованың "Моң эчендә асылташ" фәнни-эзләнүләре - II урынга лаек булды; Татар Димскәе мәктәбеннән Леназ Закиров "Фатих Әмирхан - кеше күңеленең хис-кичерешләрен сурәтләүче рәссам" һәм шушы ук мәктәптән Рунар Әхмәтов "Каюм Насыйри - оста тәрбияче" дигән эшләре белән конференция җиңүчеләре булып танылдылар /рәсемдә/.

Әлеге укучылар киләчәктә дә татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә, туган якны өйрәнүдә иҗтиһат кылырлар, милләтебез мәнфәгатьләрендә җитди уңышларга ирешерләр дип ышанасы килә. Моның өчен исә җирлекнең ныклыгы үткән фәнни-гамәли конференциядә ачык чагылды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса