Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә 2020 нче елда туган 100 нче бала теркәлде

21нче февральдә Бөгелмә бала тудыру йортында 2020 нче елда туган 100 нче сабыйны тантаналы рәвештә чыгару булды.

Юбилейлы бала булып, Данияр исемле малай булды, ул 17.02.2020 елда туган. Аның барлыкка килүе белән ирле-хатынлы Гүзәл һәм Руслан Мөгиновлар күп балалы әти-әни булдылар. Тантаналы шартларда яңа туган сабыйның әти-әнисенә туу турында таныклык, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы истәлекле медале, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хаты һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның акчалата сертификатын тапшырдылар.

Бәхетле ата-аналар исеменә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, Бөгелмә район хастаханәсе баш табибы да котлау сүзләре җиткерделәр.

Бөгелмә җитәкчелеге кечкенә Даниярга сәламәтлек һәм бу дөньяны танып-белүдә зур уңышлар, ә ата-аналарга бәхет һәм гаиләдә гармония теләде.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса