Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә Яшьләр сараенда педагогик конференция үтте

Очрашуда имтиханнарда100 балл җыйган укучыларга һәм гомуми белем бирү оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.

Яшьләр сараенда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды, анда педагоглар эшчәнлекләренең төп юнәлешләрен һәм яңа уку елына бурычлар билгеләделәр.

Короновирус йогышы белән бәйле рәвештә, чара кече форматта узды. Гадәттәге 500-600 кеше урынына, Бөгелмә муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре, бүләкләнүче педагогик хезмәткәрләр, мәктәпне тәмамлаучылар гына чакырылды.

Форумда мөхтәрәм кунаклар, аерым алганда, шәһәр мэры урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Бөгелмә «Демография» һәм «Мәгариф» милли проектларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән төбәк программаларында актив катнаша.

Доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Валентина Кульбеда чыгыш ясады. Авыр ел булуга карамастан, педагогик коллектив алда торган бурычларны намус белән үтәгән. Уртак көч белән тырышлык нәтиҗәсендә, 11 укучы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган, ә тагын 89 укучы мәктәпне медальгә тәмамлаган.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко Бөгелмә педагогларына югары профессионализмнары өчен рәхмәт белдерде, районның бу катлаулы елны лаеклы рәвештә тәмамлавын, барлык укучыларның да аттестат алуын  билгеләп үтте.

Конференция барышында БДИда 100 балл алган чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның остазларын хөрмәтләү, шулай ук гомуми белем бирү оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

Сергей БРЮХАЧЕВ

ФОТО: Сергей БРЮХАЧЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса