Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә волонтерлары ветераннарга бүләкләр тапшырды (+ФОТОЛАР)

Җиңү бәйрәме алдыннан "Дари Добро Просто Так" оешмасы волентерлары хәйрия акцияләренә йомгак ясап, Бөгелмәнең ялгыз ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләделәр: азык-төлек һәм шәхси гигиена әйберләреннән җыелган бүләк пакетларын тапшырдылар. Акция кысаларында 9 300 сум акча җыелды, теләге булганнар шулай ук, чәй, тәм-томнар, химия әйберләре алып килде. 8 бүләк "Радуга" халыкка...

Җиңү бәйрәме алдыннан "Дари Добро Просто Так" оешмасы волентерлары хәйрия акцияләренә йомгак ясап, Бөгелмәнең ялгыз ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләделәр: азык-төлек һәм шәхси гигиена әйберләреннән җыелган бүләк пакетларын тапшырдылар.

Акция кысаларында 9 300 сум акча җыелды, теләге булганнар шулай ук, чәй, тәм-томнар, химия әйберләре алып килде. 8 бүләк "Радуга" халыкка социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре әзерләгән адресларга таратылды.


Һәрбер ветеран безне үзенчә кабул итте: кемдер шатлыгыннан елады, кемдер орден-медальләрен күрсәтте, кемдер тәм-том белән сыйлады, кемдер авыр сугыш елларын искә алды.

Алар белән аралашу дәверендә волонтерлар кешелеклелек һәм яшәргә омтылыш темасына җитди уйландылар, кайгы-хәсрәт һәм сагыш хисләрен татыдылар, авырлыклар турында белделәр.

Кызганыч, әбиләрнең якыннары хәзерге вакытта еракта, шуңа да "Радуга" үзәге социаль хезмәткәрләренең ярдәм итеп торулары алар өчен зур ярдәм. Тәбрикләнгән өлкән буын вәкилләре исеменнән акча, әйберләр җыюда, мәгълүмати яктан ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең игътибар күңел түрләренә үтеп кереп, бәйрәм уңаеннан шатлыклы бүләк булды!

Елена Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса