Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә студентлары “Әйдаманнар диктанты”нда (“Вожатский диктант”) үз көчләрен сынадылар

Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән һәр катнашучы электрон сертификат алачак

35 октябрьдә Татарстанның студентлар отрядлары Бөтенроссия диктант акциясенә кушылды. Быел республика күрсәткечләр буенча алда бара җәйге сезонда студентлар отрядлары составында балалар лагерьларында эшләгән 177 студент һәм мәктәп укучысы диктант язарга килде.

Акциянең максаты – вожатыйларның педагогик грамоталылыгын үстерү һәм аларны педагогика, психология өлкәсендә балалар белән эшләү өчен кирәкле белемнәр үзләштерүгә кызыксындыру.

Быел диктант катлаулылыгы ягыннан ике дәрәҗәгә ия булды: “Вожатый-практик»  (лагерьда 2 елдан кимрәк эшли торган әйдаманнар өчен) һәм «Вожатый-мастер» дәрәҗәсе (лагерьда 2 елдан артык эшләү стажы булганнар өчен). Акциядә республиканың студентлар педагогик отрядлары әгъзалары һәм кандидатлар, шулай ук мәктәп хезмәт отрядлары вәкилләре катнашты.

Катнашучыларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү өчен, Татарстан студент отрядлары акцияне берьюлы 7 мәйданчыкта: Казанда, Зәй, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга һәм Яр Чаллыда тормышка ашырды. Биремнәрне уңышлы үтәгән һәр студент катнашучының электрон сертификаты алачак, ул киләсе җәйдә балалар сәламәтләндерү лагерьларына эшкә урнашу өчен кирәк булачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан вожатыйлары ел саен югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. 2020 елда Эверестстудентлар педагогик отряды бөтен Россиядә 55 конкурсант арасында җиңү яулады.

Эльвина Ханова, республика штабы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса