Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре белән очрашып сөйләште.

Шәһәр халкы арасында түбәләрдән кар ишелеп төшү очракларыннан зарланучыларның артуы сәбәп булды бу очрашуга: кемнеңдер машинасына зыян килгән, кемнеңдер - кибет элмәтактасына, хәтта җәяүлеләр өстенә кар шуып төшү очраклары да бар икән.

Көннәр җылы тора, явым-төшем күп, һава температурасының югары торуы , ә хәзер йорт-бингалар түбәләренең күбесе калай булып, карны тоткарлап тора алмавы һәркемгә билгеле. Түбәләрне һәм ишегалларын кардан чистартып тору - Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре вазифасы. Вакытында чистартылмаган кардан кемдер зыян күргән очракта да юридик яктан нәкъ менә алар җавап тота. Әлеге оешмалар вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Линар Закиров: "Социаль киеренкелек һәрчак торак фондта башлана, шунда төгәлләнә, - диде. - Шуңа күрә дә бөтен көчне әлеге проблеманы булдырмауга юнәлтергә кирәк, ә аның нәтиҗәсе килеп чыкканга кадәр сузып, аны бетерүгә түгел. Кешеләр арасында зур зыян күргәнче (корбаннар барлыкка килә башлаганчы, карны тизрәк чистарту сорала. Сезнең сүлпәнлекнең объектив сәбәпләре барлыгын да аңлыйм. Мисал өчен, "Уют" ширкәте карамагында 153 йорт санала - йөз мең квадрат метр мәйданлы түбә дигән сүз бу. Шуларны чистартырга нибары 10 кеше бар, югарыда эшләүче тагын берничә кеше инде. Димәк, тагын альпинистларны чакыртырга кирәк. Күрше-тирә шәһәрләрдә, гадәттә кар азрак була бит. Башка юл юк. 150 йорт була торып, көн саен нибары 11 - 15 йорт түбәсен генә чистарту нәтиҗәле эш түгел. Язга чаклы сузарга була эшне. Икенче проблема - ишегалларындагы кар. Халык белән активрак эшләгез, тракторлар керә алсын өчен машиналарны аннан алырга кирәклеген аңлатыгыз. Уңай мисаллар бар бит. Энгельс урамындагы 25 "а" йортында яшәүчеләр бер вакытта машиналарын алырга сөйләшкән, тракторга бер проблема юк - килә, чистарта. Сәйдәшев урамында 7 нче һәм 9 нчы йорттагылар идарәче комапния белән уртак тел тапкан, бер дигән эшлиләр. "Поляна" ширкәтенә дә дәгъва юк. ә инде балкон я лоджий түбәсендәге кар өчен квартир хуҗалары җаваплы. Аерым эшлиме алар моны, әллә торак оешмалары белән килешенепме - анысы башка мәсҗәлә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса