4 февраль 2016 яңалыклары
-
Коточкыч һәлакәт: ире үлгән, хатыны вакытсыз бала тапкан
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 3 февральдә, 17 сәгатьләр тирәсендә Казан-Оренбург юлында - Яңа Чишмә районы биләмәсендә булган.Казан ягыннан килүче "Лада Калина" автомобиле юеш асфальтта куркынычсыз тизлекне арттырып җибәрә һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, Оренбург ягыннан килүче "Рено" йөк машинасына бәрелешә. "Лада-Калина" белән 37 яшьлек ир-ат - Казан кешесе идарә итүе...
-
Февральгә йолдызлар фаразы
2016 елның февраль ае барлык йолдызлыклар өчен дә кичектергесез мөһим эшләргә бай булырга дәгъва итә. Бу айда йолдызлар шулай ук финанс мәсьәләсенә дә игътибар бирергә киңәш итә. Февраль бераз мәшәкатьле ай булса да, өйдә тыныч һәм тәртип булачак.
-
Мөгаллимнәр киңәшмәсе
Бөгелмәдә оешма һәм учреждение хезмәт коллективларының отчет җыелышлары дәвам итә.
-
Ут афәте
25 гыйнвар көнне көндезге сәгать 1 тулып килгәндә 64 нче янгын сүндерү частена Иске Казанка авылында янгын чыгу турында хәбәр килә.
-
Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре белән очрашып сөйләште.
Шәһәр халкы арасында түбәләрдән кар ишелеп төшү очракларыннан зарланучыларның артуы сәбәп булды бу очрашуга: кемнеңдер машинасына зыян килгән, кемнеңдер - кибет элмәтактасына, хәтта җәяүлеләр өстенә кар шуып төшү очраклары да бар икән.
-
Гриппны ОРВИдан ничек аерырга?
Бу чирләр вируслы инфекция санала, аларның уртак симптомнары һәм билгеләре бик күп. Аларны аера белү бик мөһим, чөнки тиеш булмаган дарулар куллану нәтиҗәсендә авыру, киресенчә, көчәеп китәргә мөмкин. Шулай булгач, әлеге ике авыруны ничек аерырга соң? Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Раил Мирсәет улы Миргалимов бөгелмәләргә менә...
-
Бөгелмәдә спортчыларының ирешкән уңышлары хакында сөйләделәр
2015 ел Бөгелмәдә Яшьләр елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында шәһәрдә үткән чаралар яшьләрне сәламәт тормыш рәвеше алып баруга юнәлдерелде.
-
Бөгелмәдә Сталинград сугышы геройларын искә алдылар
Сталинградны саклаган 200 көн тарихка иң канкойгыч көннәрнең берсе булып кереп калган.
-
"Ак Барс" хоккейчылары үз бозында Новосибирскиның "Сибирь" команадсын отты – 2:1.
Шулай итеп "Ак Барс" 5 уенга сузылган җиңелүләр сериясеннән котылды.
-
Сочига – Бөгелмәдән
Татарстан Республикасының Юл-транспорт хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, "ЮВТ Аэро" авиакомпаниясе 2016 елның 20 мартыннан "Сочи-Сургут" маршрутын ачып җибәрә.
-
Бөгелмәгә дә “Дуңгыз” гриппы килеп җиткән
Бөгелмәдә ике кешедә H1N1 вирусы тапканнар.
-
Бөгелмәдә һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 4 февральдә, кар, юеш кар, карлы яңгыр явачак.
-
Хәерле иртә!!! Һава торышы нинди булуга карамастан, күңелләр күтәренке, көр булсын.
Авырлыклар төшсә иңнәренә, Бу дөньядан туйдым, дия күрмә! Һәрбер хәлдән була чыгу юлы, Күтәрмәсне бирми Ходай безгә!