Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районында “Минем авыл – минем Татарстан” эстафетасы дәвам итә

“Үзәкләштерелгән район клублар системасы” учреждениесе иҗади проектын тормышка ашыру кысаларында, Спас авылы мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Минем авыл – минем Татарстан” авылара социаль-мәдәни эстафета үтте.

Проектның максаты – Бөгелмә муниципаль районы авыллары тарихын яңарту һәм саклау, ТАССР үсешенә лаеклы өлеш керткән кешеләр турында истәлекләрне саклау.

Бистәара эстафетаны Петровка авыл җирлеге кабул итеп алды. Ике авыл да үз чыгышларын тәкъдим иттеләр һәм барлыкка килү, үсү тарихы, Бөгелмә районы халык хуҗалыгы үсешенә өлеш керткән кешеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, туган якның табигате, һәйкәлләре турында презентация күрсәттеләр.

Спас һәм Петровка авыл мәдәният йортлары вокал, бию коллективлары, аерым сәнгать үзешчәннәре катнашында бик матур концерт программасы әзерләделәр. 

Сәхнәдән табигать, авыл, сугыш еллары турында күңелле дә, моңсу да җырлар яңгырады. Күчмә мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Н. Иванова авылдашларын бию номерлары белән шатландырды. Чара дустанә, җылы мохиттә үтте. Тамашачылар үзешчән артистларны чәчәк бәйләмнәре һәм алкышлар белән зурладылар.

Спас авыл җирлеге башлыгы А. Ишкова, эстафетаны тапшырып, проект авторы, клублар системасы директоры И. Ибәтуллинага актуаль һәм үзенчәлекле эш өчен рәхмәтләрен җиткерде. Петровка җирлеге башлыгы Р. Ибраһимов, эстафетаны кабул итеп алып, халыкны чираттагы этапка – Петровка авыл җирлегенә чакырды.

А. КАТЕРМИНА, Спас мәдәният йорты мөдире.

О. Садыйкова  фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса