Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районында чәчү эшләре алдынгы сызыкта булырга тиеш

Бөгелмә муниципаль районында хуҗалыкларны язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты. Төп максат - авыл хуҗалыгы оешмаларының 2020 елгы чәчү кампаниясенә эш планнарын тикшерү.

2019 елгы тармак эшенә йомгаклар һәм 2020 елга бурычлар турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев сөйләде. Ул 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыру тәҗрибәсенә тукталды, җитешсезлекләргә тукталды, узган елгы хаталарны кабатламаска һәм оптималь агротехник срокларда сыйфатлы язгы чәчү үткәрү өчен барлык көчләрне мобилизацияләргә чакырды. Бөртекле культуралар мәйданнарын 10087 гектарга арттыру, чиста пар мәйданнарын 3448 гектарга киметү һәм азык культуралары мәйданын бер шартлы баш эре мөгезле терлеккә нормативка җиткерү тенденциясен билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта Бөгелмә районында техниканы ремонтлау төгәлләнеп килә, минераль ашламалар китерелә. Киңәшмә барышында 1 гектарга 70 кг д.в. га кадәр минераль ашламалар кертеп, районлаштырылган сортлы орлыкларын чәчү бурычы куелды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш агрономнары язгы чәчүгә әзерлек, чәчү мәйданнары структурасы, орлыклар, ягулык-майлау материаллары, үсемлекләрне саклау чаралары һәм минераль ашламалар белән тәэмин итү, техниканың торышы һәм финанс ресурслары белән тәэмин ителеше турында хәбәр иттеләр.

Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов язгы кыр эшләрен уздыруга юнәлдерелгән Россия һәм Татарстан бюджетларыннан дәүләт ярдәме чаралары, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган чыгымнарны каплау шартлары һәм сроклары белән таныштырды. Районның профильле уку йортларыннан яшь белгечләрне җәлеп итү зарурлыгына басым ясады.

Министр урынбасары хуҗалык җитәкчеләрен әзерлек эшләрен кыска вакыт эчендә тәмамларга, 2020 елгы язгы кыр эшләрен сыйфатлы башкару өчен дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга чакырды.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса