Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә районының Батыр авылында яңа клуб ачтылар

Татарстанда "Авыл клублары" республика программасы уңышлы эшләп килә. Моны дәлилләгән вакыйга 3 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районының Батыр авылында узды. Анда яңа төзелгән клуб ишекләрен ачтылар. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте"Иҗтимагый дәүләт оешмасы Советы рәисе киңәшчесе...

Татарстанда "Авыл клублары" республика программасы уңышлы эшләп килә. Моны дәлилләгән вакыйга 3 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районының Батыр авылында узды. Анда яңа төзелгән клуб ишекләрен ачтылар. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте"Иҗтимагый дәүләт оешмасы Советы рәисе киңәшчесе Ольга Павлова, Мәдәният министрлыгының традицион мәдәният үсеше үзәге директоры Гали Габдрахманов катнашты.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге социаль программаны тормышка ашыра башлаганнан алып, узган биш ел дәвамында республикада 182 яңа клуб төзелгән, Батыр авылындагы мәдәният йорты -- безнең районда бишенчесе.

Яңа мәдәният йорты 50 кешене сыйдыра ала. Аны СК "Арида" җәмгыяте төзүчеләре торгызган.

-- 150 квадрат метр мәйданлы бинаны 3 ай эчендә төзеп куйдык. Бу -- безнең районда башкарып чыккан беренче төзелеш объекты. Иң мөһиме, тоткарлыклар булмады, төзелеш срогына сыештык. Моннан тыш, безнең оешма Соколка авылындагы төп һәм коррекцияле, Зеленая Роща, шәһәрдәге 1 нче номерлы һәм Бөгелмә коррекцияле мәктәбен, "Ласточка" балалар бакчасын капиталь ремонтлады, -- ди җәмгыять директоры Илһам Бекишев.

Батыр авылында әлеге вакыйганы көтеп алганнар. Кызыл тасманы тантаналы рәвештә кисү белән халык концерт карарга ашыкты. Анда җирле үзешчәннәр чыгыш ясады.

-- Моң һәр авылда яшәргә тиеш. Безнең җирлектә бу традиция инде һәм ул күптәннән яши. Биредә клуб булмаса да, җыр-биюне ташламадык, үзебезнең ансамблебез дә, гармунчыбыз да бар, -- ди Елена Петрова.

-- Авылыбызда гел гармун тавышы яңгырап торды. Мин -- шушында туып-үскән кеше. Хәзер Мәскәүдә яшим, җәй көне биредә ял итәм. Клуб ачалар дигәч, шундый шатландым. Яшь чакларны искә төшердем. Иске клубыбыз да шушы урында иде. Мәктәптә укыганда шунда спектакльләр куя идек, -- ди 64 яшьлек Гөлсирин Гобәева.

Яңа мәдәният йорты яңа мәдәният учагын кабызыр дигән өмет бар. Элек укытучы булып эшләгән Зөлфия Идиятдинова клуб җитәкчесе булырга үзе теләк белдергән.

-- Планнарыбыз зурдан, биредә яңа түгәрәкләр ачып, яшьләрне, балаларны җәлеп итәргә җыенабыз. Авылыбызда клуб булмагач, халыкның җыелыр урыны юк иде. Менә хәзер иркен залыбыз бар. Шатланып туя алмыйбыз, -- ди ул.

Клуб ачылу белән котлап, Батыр халкына Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән мәдәният йортына җиһазлар алуга акча сертификаты тапшырылды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса