5 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Россиядә эш эзләүчеләр өчен махсус портал эшли башлады
Ул бөтен Россия буенча вакансияләрне берләштергән "Россиядә эш" (Работа в Россэии) дигән исем белән яңа интернет-портал эшли башлады. Бу портал оператив мәгълүматлар алу һәм эш эзләүчеләрне теркәү максатыннан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тырышлыгы белән булдырылган. Ресурсның интерфейсы бик гади, анда күп һәм төрле фильтрлар бар. Алар яңа эш...
-
Игътибар, һава торышы бозыла!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә - 6 сентябрьдә, республикада көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә. Төнлә һәм иртәгә иртән көчле яңгыр, яшен булуы ихтимал.
-
"Татар-информ" XII халыкара мөселман киносы фестивале ачылышын туры эфирда күрсәтәчәк
Трансляция 19 сәгатьтә башлана. Бүген Казанда XII халыкара мөселман киносы фестивале башлана. Кич аның ачылу тантанасы "Пирамида" күңел ачу комплексында үтәчәк. "Татар-информ" агентлыгы әлеге чараны сайтында туры эфирда күрсәтәчәк. Аны кереп карау өчен түбәндәге сылтамага басарга кирәк: "Мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасы" Трансляция 19 сәгатьтә башлана.
-
«Бугульма-РУНАКО» –"Татарстан кубогы-2016" лаек
Шимбә көнне Казанда футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды. Анда Казанның «Мотор-Академия» һәм Бөгелмәнең «Бугульма-РУНАКО» командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә Бөгелмә футболчылары өченче ел рәттән кубокны үз кулына алды. Алар көндәшләрен 2:0 исәбе белән җиңде. БУЛДЫРГАННАР!!!
-
Дөньяда иң күп җәяү сәяхәт итүче рекордына дәгъвалаучы немец туристы Казанга килеп җитте
Татарстанга дөньяда иң күп җәяү сәфәр кылучы рекордын куярга теләгән Германия сәяхәтчесе Йенс Квасс килеп җитте. Аның белән Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында Германия үзәге директоры Ольга Донецкая җитәкчелегендә очрашу узды. Германия сәяхәтчесе Йенс Квасс дүрт ел элек үзенең төп эшен ташлый һәм хыялын тормышка...
-
Сан алудан качучыларны штраф көтә
Хөкүмәт комиссиясе Россия дәүләт статистика хезмәтенең халык санын алуны мәҗбүри итү турындагы тәкъдимен хуплап чыккан. Баш тартучыларга штраф салу тәкъдим ителә. Штрафны 100-300 сум күләмендә билгеләргә җыеналар. Федераль дәүләт статистика хезмәтендә сан алуда катнашуны мәҗбүригә әйләндерү фикере 2010 елгы (канун буенча мондый сан алулар кимендә 10 елга бер тапкыр уздырылырга...
-
Алсу Әбелханова ни сәбәпле бик дулкынлана?
Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова "Алтын мөнбәр" ХII халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу һәм ябылу тантаналарын алып барачак. - 5 сентябрьгә кадәр бик аз вакыт калды. Шундый зур чараны алып бару җаваплы эш, шуңа күрә бик дулкынланам, борчылам. Кызыл келәмнән узучы кунакларны татар кызы образында ике телдә сөйләшеп каршы алырга...
-
Укучылар шимбә ял итәргә тели – мәктәп ни дияр?
Яңа уку елына аяк баскан көннәрдә укучыларны шимбә көннәрендә укыту кирәкме-юкмы, дигән сорау актуальләште. Күп кенә әти-әниләрнең бу үзәгенә үткән мәсьәлә. Олылар ял иткәндә, балалар да өйдә булса яхшы, дип саный күпләр. Бер көн эчендә баланың башы ял итәргә дә өлгерми - якшәмбесе дә өй эше хәзерләп үтә бит аның!...
-
Карбызны кышка саклау буенча КИҢӘШЛӘР
Карбыз белән декабрь аенда да сыйланып була. Аны дөрес итеп саклаганда, әлбәттә. Моның өчен калын кабыклы, бер җире дә ярылмаган, имгәнмәгән карбыз сайлап алабыз. Авырлыгы 4-5 килограмм булганына өстенлек бирегез. Беренче ысул: гадәти балчыкны су белән кушабыз, масса каймак хәлендә булырга тиеш. Шуны карбызга 0,5 сантиметр калынлыкта сылыйбыз. Яхшылап киптерәбез...
-
Фәрит Мөхәммәтшин «Татар кызы-2016» халыкара конкурсында җиңүчегә автомобиль ачкычы тапшырды
3 сентябрьдә Чиләбедә «Татар кызы-2016» халыкара матурлык һәм талант конкурсы узды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты. Ул җиңүчегә конкурсның төп бүләге - Татарстан Президентыннан бүләк - яңа автомобиль ачкычын тапшырды дип сөйләделәр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә. Матур һәм талантлы татар...
-
Казаннан Германиягә кышын да очып булачак
Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган «Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан» рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк. Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00дә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20. Ә кире кайта торган самолет Франкфурттан...
-
Бөгелмәлеләргә “Динамо” спорт оешмасыннан бүләкләр
3 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров районыбызның спорт оешмасы хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте" Иҗтимагый дәүләт оешмасы Советы рәисе киңәшчесе Ольга Павлова катнашты. Линар Закиров очрашуга килгән халыкны шәһәр...
-
Бөгелмә районының Батыр авылында яңа клуб ачтылар
Татарстанда "Авыл клублары" республика программасы уңышлы эшләп килә. Моны дәлилләгән вакыйга 3 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районының Батыр авылында узды. Анда яңа төзелгән клуб ишекләрен ачтылар. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте"Иҗтимагый дәүләт оешмасы Советы рәисе киңәшчесе...
-
Приморье краенда табигый катастрофа
Ерак Көнчыгыштагы Лайонрок тайфуны аркасында Приморье краенда 3678 йортны, 221 км автомобиль юлларын су баскан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының Ерак Көнчыгыш буенча төбәк үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 17 торак пункт белән транспорт элемтәсе өзелгән. 12 мең кеше утсыз калган. Тайфуннан килгән зыян 1,2 млрд...