Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать һәм эшкәртү сәнәгате комплексы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм - чын йөрәктән үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен биргәннәрне берләштерә торган бәйрәм. Икътисадый авырлыкларга, катлаулы...
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать һәм эшкәртү сәнәгате комплексы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм - чын йөрәктән үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен биргәннәрне берләштерә торган бәйрәм. Икътисадый авырлыкларга, катлаулы табигый шартларга да карамастан, районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең югары профессионализмы, үз эшләренә бирелгәнлеге куелган максатларга, югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Бөгелмә районы өчен авыл хуҗалыгы икътисадның мөһим тармагы булып тора. Авыл хезмәтчәннәренең ныклы характерлы, хезмәт сөючән булулары нәтиҗәсендә авыллар яшәрә, яңара, тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә авыр, әмма саллы адымнар ясала.
Бәйрәм алды көннәрендә бу мөһим тармак ветераннарын искә алып үтү бик тә урынлы булыр. Алар әле бүген дә сафта, үзләренең бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсен теләп яшь белгечләр белән уртаклашалар.
Авыл хуҗалыгы җитештерү күләмен арттыру, авылларда тормыш шартларын тагын да яхшырту, район һәм шәһәрнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бердәм көч белән шактый күп эшлисе бар әле. Югары белем, тәҗрибә, фидакарьләрчә хезмәт куелган бурычларны үтәп чыгарга, барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәсенә ышанычым зур.
Барыгызга да исәнлек-саулык, гаиләләрегездә иминлек, югары үрләр яулавыгызны телим. Барлык башлангычларыгызда бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры