Бөгелмә районы авылларында Сабан туе гөрли (+ФОТОЛАР)
ЗЕЛЁНАЯ РОЩА авылы халкы бу көнне зур кызыксыну белән түземсезләнеп көтте: кояш чыгып шатландырыр микән, әллә тагын яңгыр килеп явармы? Билгеләнгән сәгатьтә мәктәпнең спорт мәйданында татарча, русча күңелле җырлар агыла башлады. Авылның төрле урамнарыннан бирегә халык агыла башлады - кемдер парлап, кемдер тулы гаиләләре белән... Бәйрәм ярышларында катнашачак кыюларга, көчле,...
ЗЕЛЁНАЯ РОЩА авылы халкы бу көнне зур кызыксыну белән түземсезләнеп көтте: кояш чыгып шатландырыр микән, әллә тагын яңгыр килеп явармы?
Билгеләнгән сәгатьтә мәктәпнең спорт мәйданында татарча, русча күңелле җырлар агыла башлады. Авылның төрле урамнарыннан бирегә халык агыла башлады - кемдер парлап, кемдер тулы гаиләләре белән... Бәйрәм ярышларында катнашачак кыюларга, көчле, җитез бәйгечеләргә куәт бирергә, кызыклы тамашалар карарга ашыкты алар.
Ә ярышлар җиңелләрдән түгел. Йола буенча программада бу көнне спорт уеннары да, күңелле бәйгеләр дә күп булды.
Халык барысында да активлык күрсәтте: волейбол мәйданында командалар көч сынашты, 24 килолы гер күтәрүче пәһлеваннар да, аркан тартышучылар да, кул көрәштерүчеләр дә, кашыкка йомырка салып, кашыкны авызга кабып узышучылар да, көянтә-чиләкләп "су ташучы"лар да, капчык киеп йөгерүчеләр дә күп булды. Иң активлары, әлбәттә, бала-чага инде, алар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган һәрбер ярышта катнашырга, Сабан туе бүләкләрен алырга ашкынып кына тордылар. Теләгән һәр кешегә квадроциклларда җилдерү мөмкинлеге дә тудырылган иде.
Күңелле Сабан туе ахырына якынлашканны сабыр гына көтеп торган диярсең, хушлашу җырының соңгы аккордлары яңгыраганда, чиләкләп яңгыр коя башлады. Әмма ул Сабан туенда ел буена җитәрлек дәрт-дәрман туплап өлгергән кешеләрнең кәефен кырырга аның көче җитәрлек түгел иде инде.
Ирина ИШКОВА,
авыл китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа