Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә көзге өмә оештырылды

Язын һәм көз җиткәч, бөтен халык, бердәм булып, тирә-юнен җыештырырга чыга. Яз көнендә бу гамәл табигатьнең яңарышына ярдәм итү йөзеннән башкарылса, көзен исә, киресенчә, җәйге-көзге мул уңышны җыйнап алып, тирә-юнебез кышкы йокыга талыр алдыннан, җиргә йомшак ап-ак кар ятканчы, аны матурлап-чистартып куярга ашыгабыз. Көзге шимбә өмәсе - безнең матур, күркәм...

Язын һәм көз җиткәч, бөтен халык, бердәм булып, тирә-юнен җыештырырга чыга. Яз көнендә бу гамәл табигатьнең яңарышына ярдәм итү йөзеннән башкарылса, көзен исә, киресенчә, җәйге-көзге мул уңышны җыйнап алып, тирә-юнебез кышкы йокыга талыр алдыннан, җиргә йомшак ап-ак кар ятканчы, аны матурлап-чистартып куярга ашыгабыз. Көзге шимбә өмәсе - безнең матур, күркәм һәм чиста дөньяда яшисе килүебезне күрсәтү өчен искиткеч ысул ул. Салкынча аяз көнне барың бергә җыйнаулашып җиргә сибелгән сары, кызыл яфракларны җыештыру үзгә бер спорт бәйрәме сыман да әле ул.

Октябрь ае башында республикада, шул исәптән Бөгелмәдә дә агач утырту айлыгы игълан ителгән иде. Әлеге акциядә халык актив катнашты - яз көне утыртып та, тернәкләнеп китә алмаган агач-куаклар карап чыгылды, яшь агач үсентеләре утыртылды,

Ә менә узган шимбә көнне - 22 октябрьдә Бөгелмә муниципаль районы территориясендә - шәһәрдә һәм шулай ук авыл җирлекләрендә дә, салкыннар башланганчы, җәй буена җыелып килгән чүп-чардан арыну максатында, көзге өмә оештырылды. Хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары көче белән торак йортлар, учреждение-оешмалар, мәктәпләр тирәсе, шәһәр урамнары, парклар тәртипкә китерелде.

Муниципаль район башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, өмәдә барлыгы 10 405 кеше катнашкан, 12 берәмлек техника җәлеп ителгән, полигонга җәмгысе 115,5 тонна чүп чыгарылган. Бу эш үзләрендә йөк автомашиналары булган оешмалар, шәхси эшмәкәрләр ("ТаграСТрансСервис", "Бөгелмә җылылык челтәре предприятиесе", "Бөгелмә тимер-бетон эшләнмәләр заводы", "СУ-32", "Челтәрле компания", "Бөгелмәнефтепродукт", "Чистый город", "РесурсТранс""Репродукт" җәмгыятьләре, Зыятдинов, Шинкаров шәхси предприятиеләре) көче белән башкарылган.

Шимбә өмәсендә бигрәк тә шәһәребезнең гомумбелем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре, яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, Техника йорты, "Челтәрле компания", "Бөгелмәгаз", "Бөгелмә җылылык челтәре предприятиесе", "Бөгелмә техник транспорт идарәсе", "Чистый город" җәмгыятьләре, оешмалары, сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре, шәһәр халкы аеруча актив булдылар.

Әлфия МОСТАФИНА.

Гөлчәчәк Вәлиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса