Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы сайлауга гаиләсе белән килде (+ФОТОЛАР)

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров "Юность" спорт комплексында урнашкан №1109 сайлау участогында тавыш бирде. Ул илебез җитәкчесен сайларга дип гаиләсе белән килде. Кечекенә улы белән кабинкага кереп сайлап чыкканннан соң: "Улымның якты киләчәге өчен", - дигән сүзләр белән бюллетенен тартмага салды: - Илебез өчен мөһим вакыйгага гаиләбезнең иң кече...

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров "Юность" спорт комплексында урнашкан №1109 сайлау участогында тавыш бирде. Ул илебез җитәкчесен сайларга дип гаиләсе белән килде.

Кечекенә улы белән кабинкага кереп сайлап чыкканннан соң: "Улымның якты киләчәге өчен", - дигән сүзләр белән бюллетенен тартмага салды:

- Илебез өчен мөһим вакыйгага гаиләбезнең иң кече вәкилен дә алып килдек. Президент сайлау чын мәгънәсендә зур сәяси вакыйга. Без дәүләт җитәкчесен генә түгел, ә киләсе алты ел дәвамында барачак үсеш юнәлешен сайлыйбыз. Бу бик җаваплы эш. Балаларымның бәхетле һәм уңайлы мөхиттә үсүләрен телим. Мин үз кандидатымны беләм, мин аның өчен тавыш бирдем.

Бөгелмә сайлау участокларында иртәдән бирле кеше өзелми. Район башлыгы Линар Закиров әлеге күренешкә уңый бәя бирде:

- Бөгелмәлеләр бүген җитди көн икәнен аңлый, әлеге вакыйгага җаваплы карый.

Бүген һава торышы бөгелмәлеләрне сөендермәсә дә, буранлы карга карамастан яше дә, олысы да сайлау процессыннан читтә калмаска омтыла. Сайлаучылар участокларга туган-тумачалары, күршеләре, таныш-белешләре белән килеп үз гражданлык бурычларын үти.

"Бөгелмә авазы"

Ләйсән Бикбулатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса