Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә муниципаль район башлыгы Линар Закиров төзелеш объектларын карап чыкты

Бөгелмә районында быел 6 авыл мәктәбен ремонтлыйлар. Бәхет Яңа Александровка, Зеленая Роща, Карабаш, Восточный һәм Соколкадагы уку учреждениеләренә елмайган. Төзекләндерү эшен "Арида", "Жилсервис" һәм "Стройсервис" җәмгыятьләре алып бара. Бу эшләр Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров контролендә тотыла. Ул җае чыккан саен ремонт эшләренең барышы белән урыннарда таныша. Бу...

Бөгелмә районында быел 6 авыл мәктәбен ремонтлыйлар. Бәхет Яңа Александровка, Зеленая Роща, Карабаш, Восточный һәм Соколкадагы уку учреждениеләренә елмайган. Төзекләндерү эшен "Арида", "Жилсервис" һәм "Стройсервис" җәмгыятьләре алып бара. Бу эшләр Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров контролендә тотыла. Ул җае чыккан саен ремонт эшләренең барышы белән урыннарда таныша. Бу юлы район башлыгы Карабаш бистәсенең 1 нче урта белем бирү учреждениясенә юл алды. "1961 елда төзелгән мәктәбебез бер тапкыр да ремонтланмаган иде. Быел бу эшне "Стросервис" җәмгыятенә ышанып тапшырдылар. Тырыш төзүчеләр эшли бездә", -- ди мәктәп директоры Мәдинә Фәттахова. Бүгенге көндә мәктәп эчендә төзүчеләр мәш килә. Инженерлык системасын яңарталар, тәрәзәләр, идәннәр, ишекләр алыштыралар. План буенча 5 миллион сумга төшкән төзекләндерү эше 1 августка тәмамланырга тиеш.

"Стройсервис" җәмгыяте Карабашта, төзекләндерү эшләре белән беррәттән, хәйрия эшләренә дә алынган. Укытучылар соравы буенча бистәнең 2 нче урта мәктәбе музей бүлмәсендә ремонт башлап җибәргән. Җәмгыять җитәкчесе А. Красильников ремонтның укучыларга бүләк рәвешендә бушка ясавын белдергән.

Әлеге мәктәп янында яңа универсаль спорт мәйданчыгы торгызыла. Монда мини-футбол, баскетбол һәм волейбол уйнау мәйданнары булдыру каралган. "Моннан тыш, биредә балаларда популярлык казанган төрле тренажерлар да куелачак", -- дип белдерде Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов.

Соңыннан район башлыгы бистәдә капиталь ремонт баручы йортларны карап чыкты. Биредә быел 4 йорт төзекләндерелә икән.

Райондагы төзелеш эшләре белән танышкач, Линар Закиров шәһәргә юл тотты. 2016 ел Сулыкларны һәм аларның тирә-юнен саклау елы дип игълан ителде бит. Әлеге программа нигезендә, шәһәребез сулыгы янын төзекләндерү каралган. Су янындагы территорияләрне тәртипкә китерү эше инде башланган. Бу эшне шулай ук ышанып "Стройсервис" җәмгыятенә тапшырганнар. Биредә гидротехник корылмаларны яңарталар, ә яр буенда брусчатка сала башлаганнар. "1 июльгә кадәр планлаштырылган эшләрнең яртысыннан күбесе тәмамланырга тиеш. Иң соңгы эш итеп, без утыргычлар кую, яктырту, чәчәкләр, агачлар утырту эшен калдырабыз. Бөгелмәләр биредә июль башында ук ял итеп, күңел ача башлар дип өметләнәбез", -- ди Линар Закиров.

Бөгелмәләрне шатландырырлык тагын бер вакыйга июнь башында булыр дип көтелә. Бу көнне шәһәр үзәгендә төзелеп килүче "җырлый торган" фонтанны ачарга ниятлиләр. Биредә фонтанның төп җиһазы инде куелган. Хәзер "Жилсервис" җәмгыяте төзүчеләре аны бизәү эшләре белән шөгыльләнә.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса