Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә мэры шәһәр һәм район китапханәчеләренә медальләр тапшырды

27 май көнне Россиядә Китапханәләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәрнең үзәк китапханәсендә булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты.

Бүген Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы халкына 30 муниципаль китапханә хезмәт күрсәтә, шул исәптән – 21 авыл китапханәсе, 8 шәһәр һәм 1 бистәнеке. Ике махсуслаштырылган китапханә: Халыклар дуслыгы китапханәсе, Гаилә  китапханәсе, ә тагын ике балалар китапханәсе дә эшли. Аларда барлыгы 500 мең данәдән артык документлар саклана, шул исәптән үзәк китапханә фонды 97 мең данә тәшкил итә.

Үзәк китапханә – абонемент, милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге, әдәбият һәм сәнгать бүлеге, универсаль уку залы, “Позитив” яшьләр үзәге (2019 елда төзелгән), “Ышаныч” әхлакый-психология үзәге (2011 елда ачылган), әдәбият туплау һәм эшкәртү бүлеге, китапханә маркетингы һәм инновацион методик эш бүлеге ул.

– Китап битләренең шыштырдавын һәм китапның үзенчәлекле исен берни дә алыштыра алмый. Бернинди гаджет та кәгазьгә басылган китаплар белән ярыша алмый. Без китапларда үстек, китаплар аша үзебезне өйрәндек һәм дөньяны танып белдек. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, – диде мэр, китапханә хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

Бөгелмә районы башлыгы бүләкләр дә тапшырды. “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән “Җирлекара үзәк китапханә” мәдәният учреждениесе директоры Наилә Шәрәпова бүләкләнде. Подгорный авыл китапханәсе китапханәчесе Людмила Поповага, Зеленая Роща авыл китапханәсе китапханәчесе Ирина Ишковага һәм Прогресс авыл китапханәсе китапханәчесе Миләүшә Минхәеровага ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса