Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә механика заводында очрашу

Ел башы - узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау вакыты. Шул уңайдан һәр оешмада коллектив җыелышлары уза. 17 гыйнвар көнне ул Бөгелмә механика заводында да булып үтте. Очрашуда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов та катнашты. 2016 ел БМЗ өчен ныклы эш елы булып...

Ел башы - узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау вакыты. Шул уңайдан һәр оешмада коллектив җыелышлары уза. 17 гыйнвар көнне ул Бөгелмә механика заводында да булып үтте. Очрашуда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов та катнашты.

2016 ел БМЗ өчен ныклы эш елы булып торган. Эш планы 110 процентка, ягъни 4 миллиард сумга үтәлгән, эшчеләрнең саны бераз кимегән, уртача хезмәт хакы 35 мең сумга якынлашкан.

Яңа үрләр яулау заманча технологиягә, югары квалификацияле хезмәткәрләргә бәйле. Шуңа күрә бу юнәлешләрдә шул исәптән, заманча белән эшләрлек кадрлар әзерләү буенча зур эш алып барыла. Бүгенге көндә завод җитештергән продукция безнең илдә генә кулланылмый, ә Беларусь, Казахстан Республикаларына һәм Украинага җибәрелә. Бөгелмә механика заводында җитештерелгән товарларга электр энергетикасында, төзелештә, төсле һәм кара металлургия өлкәсендә сорау зур.

Төп докладларны тыңлагач, сүзне Вахит Гарафетдинов алды. Ул коллективны шәһәр һәм районда барган эшләр, социаль программаларның үтәлеше белән таныштырды. Иктисадый үсеш ягыннан Бөгелмә республиканың муниципаль районнары арасында 18нче урында тора икән.

Соңыннан заводта эшләүчеләр баш инженер Шамил Талыйповка үзләрен кысыксындырган сорауларны бирә алды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса