Бөгелмә халыкы белән күрешеп-сөйләшеп
6 июль көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, гадәттәгечә, "Төзелеш чәршәмбесе" дип аталган көн тәртибе буенча шәһәрнең капиталь ремонт барган объектларын карап чыкты. 2 нче лицей укучылары өчен быелгы уку елы шатлыклы вакыйга белән башланып китәчәк. Биредә, 1 августка, реконструкция ясалган бассейн ишеген ачачак. Бүгенге көндә биредә...
6 июль көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, гадәттәгечә, "Төзелеш чәршәмбесе" дип аталган көн тәртибе буенча шәһәрнең капиталь ремонт барган объектларын карап чыкты.
2 нче лицей укучылары өчен быелгы уку елы шатлыклы вакыйга белән башланып китәчәк. Биредә, 1 августка, реконструкция ясалган бассейн ишеген ачачак. Бүгенге көндә биредә төзекләндерү эшләре тулы көчкә бара. "Бассейндагы капиталь ремонт эше план буенча бара. Хәзерге вакытта инженерлык коммуникацияләрен урнаштырып бетердек, бассейнның су тутыра торган урынын ясауга керештек. Аны сыйфатлы пленка белән уратып алачакбыз һәм плитка белән бизәячәкбез. Моннан тыш, киенү-чишенү урыннарын, душ бүлмәләрен ремонтлый башладык", -- ди "ПСБ-2" җәмгыятенең баш инженеры Олег Паршуков. Бюджеты 22 миллион сум тәшкил иткән әлеге объект шәһәр өчен бик мөһим. "25 метрлы озынлыктагы бассейнда һәр сыйныф укучысы йөзә алачак. Алар өчен махсус йөзү түгәрәкләре эшләячәк. Безнең лицейда йөзү белән шөгыльләнеп, спортта зур дәрәҗәләргә ирешүчеләр күп", -- ди 2 нче лицей директоры Геннадий Иванов.
Шәһәр мэрын борчыган икенче мәсьәлә -- районда барган күпфатирлы йортларны капиталь ремонт программасы үтәлеше. Быел әлеге программа нигезендә Бөгелмә муниципаль районында 70 йорт төзекләндерелә.
Алиш урамының 12нче йортындагы капиталь ремонтны "Казстройсервис" җәмгыяте эшчеләре башкара. Бер ай элек алар биредә фасадны яңарта башлаган. " Бер ай эчендә эшне тәмамлаячакбыз. Вакыт буенча барысына да сыешабыз, планнан артта калмыйбыз", -- ди җәмгыятьнең участок начальнигы. Элемтәчеләр урамындагы 15 нче йортта да шулай ук капиталь ремонт бара. Биредә "Әлмәт шәһәреннән килгән "Стройсервис" җәмгыяте инженерлык коммуникацияләрен алыштырган, хәзерге вакытта йорт фасадын яңарталар. Ә менә Клуб урамындагы 8 нче йортта яшәүчеләр капиталь ремонт турында хыяллана гына әле. 1938 елда төзелгән йорт таушалып беткән. Иң зур проблемасы - өй түбәсе. Ул тишекләнеп, тузып искергән. "Хәтта, түбә астындагы балкалар череп беткән, түбәбез менә-менә җимереләм дип тора. Шәһәр хакимиятенә, ярдәм сорап, 1995 елдан ук йөрибез. Файдасыз. Бар өметебез сездә, Линар Рөстәмович", -- дип ялвара халык. "Йортыгыз 1917 ел программасына кертелде. Төзекләндерү эшләре яңа елдан башланачак. Ә әлегә сезгә көтәргә генә кала. Проблемаларыгызны беләбез", -- дип җавап бирде аларга шәһәр мэры. Баксаң, ул биредә 2015 елның декабрендә булып киткән икән инде. Шуңа да биредә яшәүчеләр аны үз итеп каршы алды. Алар хәзер: "Шәһәр мэры әйтте. Шәһәр мэры - сүзендә торачак!".-дигән өметтә. Истәлеккә дип, бөгелмәләр Линар Закиров белән "селфи" да ясады, фотога да төште. Өметләр генә аклансын!.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа