Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып...

10 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов бөгелмәләр белән очрашты. Депутатның кабул итү көненә 7 кеше язылган иде. Халык бирегә үзен борчыган сораулары белән килгән. Кемдер электр энергиясенә ОДН язулары белән канәгать түгел, кемдер пенсиясе өчен кайгыра, кемдер таушалган торак мәсьәләсен күтәрә. Шамил Әфсәндияров исә депутатка йортлардагы...

10 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов бөгелмәләр белән очрашты.

Депутатның кабул итү көненә 7 кеше язылган иде. Халык бирегә үзен борчыган сораулары белән килгән. Кемдер электр энергиясенә ОДН язулары белән канәгать түгел, кемдер пенсиясе өчен кайгыра, кемдер таушалган торак мәсьәләсен күтәрә. Шамил Әфсәндияров исә депутатка йортлардагы тынычлык турында закон кабул итү турындагы соравы белән мөрәҗәгать итте. "Күпкатлы йортта яшибез -- Давыдов урамындагы 11нче йортта. Йортыбызның стеналары бик юка, күрше фатирдагы тавыш безгә ап-ачык ишетелә. Йоклап (мин иртә йокларга ятам), ял итеп булмый. Берәр закон кабул итсәләр, бу мәсьәлә буенча булган сорауларны суд аша чишеп булыр иде", -- ди ул. Югары Бистә районында яшәүче Фаик Миңнегалиев бөгелмәләрне еллар буе борчыган проблема белән килгән. Ул Югары Бистәгә тимер юл аша чыга торган җирдә күпер булдыру мәсьәләсенең кайчан чишелә башлавы турында кайгырта. "Җәй көннәрендә тимерюл аша чыгу җиңелрәк әле, ә менә кыш көне автомобильчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә иза чигә. Юл кырыен кар көртләре каплагач, мәктәпкә баручы балалар машина юлыннан йөрергә мәҗбүр", -- ди ул.

Халык депутаты һәр сорауны җентекләп тыңлады, аларны чишәргә сүз бирде. Бөгелмәләрнең сораулары ачыклык кертү өчен депутат исеменнән төрле инстанцияләргә юл алачак. Бер ай дәвамында халык сорауларына җавап бирергә тиешләр. Бөгелмәләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов белән кабат март аенда очраша алачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса