Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә егетләре армиягә китә

Элеккерәк заманнарда туган илне сакларга бару һәр ир-егетнең изге бурычы булып санала иде. Ләкин, замана шаукымы җилләре сәбәплеме, берничә ел дәвамында армия хезмәтеннән качучылар, анда бармас өчен әллә нинди ялган юлларга басучылар хасил булды. Шөкер, соңгы берничә елда әлеге ямьсез күренешләр сирәгәеп бара. 1 октябрьдән армия сафларына көзге чакырылыш кампаниясе...

Элеккерәк заманнарда туган илне сакларга бару һәр ир-егетнең изге бурычы булып санала иде. Ләкин, замана шаукымы җилләре сәбәплеме, берничә ел дәвамында армия хезмәтеннән качучылар, анда бармас өчен әллә нинди ялган юлларга басучылар хасил булды. Шөкер, соңгы берничә елда әлеге ямьсез күренешләр сирәгәеп бара.
1 октябрьдән армия сафларына көзге чакырылыш кампаниясе башланды.

Үткән җомгада кадетлар мәктәбендә, күркәм традиция буенча, армиягә китүче егетләрне озату кичәсе булды.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Рафаэль Миңнетдинов:

- Илебез тыныч яшәсен өчен, сез үз бурычыгызны йөзгә кызыллык китермичә үтәргә тиеш, - дип ассызыклады үзенең чыгышында. Чара концерт программасы белән бәйләнеп барды. Әлеге бәйрәмдә катнашкан башка кунаклар да егетләргә үзләренең җылы сүзләрен җиткер-деләр. Армиягә китүчеләр исе-меннән Карабаш егете Ришат Борһанов чыгыш ясады.

Егеткә - 20 яшь, булачак нефть бораулаучысы хәзерге вакытта, укуын тәмамлап, армиягә барырга әзерләнә.

- Һава десант гаскәрендә хезмәт итәсем килә. Теләгем тормышка ашачак озакламый. Абы-ем шунда хезмәт иткән иде, ул миңа яхшы үрнәк булып тора. Илгә хезмәт итү - һәр егетнең бурычы ул, - ди Ришат.

Бу кичә илебезнең булачак сакчылары хәтерендә озак сакланыр, ә изге теләкләр аларга армия хезмәтендәге кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр, дип ышанасы килә. Егетләребез дә әти-әниләренә, дусларына хатлар язсыннар, һәрвакыт хәбәрләшеп торсыннар иде. Ә озату мәҗлесләре ашап-эчүгә генә корылмыйча, анда өлкән абыйларның, ихтирамга лаек
авылдашларыбызның изге те-ләкләре яңгыраса, яшьләребез өчен тәрбия дә, үрнәк тә буларак хезмәт итәр диясем килә. Илләребез тыныч булсын, ә егетләребез матур итеп хезмәт итсеннәр.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса