Бөгелмә балаларын сөендереп…
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе тәмамлану уңаеннан тантаналы чара булып узды. Ул беренче тапкыр уздырылды һәм аның максаты акча средстволары җыеп, аларга алынган мәктәп портфельләрен, мәктәп һәм спорт костюмнарын күпбалалы, аз тәэмин ителгән, ата-анасы инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, үзләре инвалид булган балаларга тапшыру иде. Бөгелмә...
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе тәмамлану уңаеннан тантаналы чара булып узды. Ул беренче тапкыр уздырылды һәм аның максаты акча средстволары җыеп, аларга алынган мәктәп портфельләрен, мәктәп һәм спорт костюмнарын күпбалалы, аз тәэмин ителгән, ата-анасы инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, үзләре инвалид булган балаларга тапшыру иде.
Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов чарага чакыру алган 20 балага бүләкләр тапшырды. Һәр бала мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы (дәфтәрләр, пластилин, акварель буяулар, клей, карандашлар, ручкалар, линейка һәм альбомнар) кабул итеп алды. Боларның барысы да йөртү өчен биктә уңайлы булган папкаларга салынган иде. Аннары килгән кунакларны үзәк мәчетнең ашханәсенә чәй табынына дәштеләр. Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте әлеге игелекле гамәле өчен Руслан Галим улы Шәриповка рәхмәтләрен җиткерә.
Әлфия МОСТАФИНА әзерләде.
Зарема Хөснетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа