6 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Таныш булыгыз: татарча яңалыклар сайты
30 августта, Республика көнендә, Татарстанда .tatar доменында беренче яңалыклар сайты эшли башлады. Элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рус версиясе өстәмә доменында эшләп килгән һәм аның дубляжы булып торган татар телендәге версиясе tatar-inform.tatar адресы буенча урнашты. Хәзерге вакытта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстан, Россия һәм башка илләр тормышы хакында...
-
Йортыңа карап салым салалар
Күпме салым түләргә кирәклеген беләсезме? Бу көннәрдә милек өчен түләү кәгазьләре килсә, аптырап калмагыз. Узган ел белән чагыштырганда ул артып килергә дә яки инде бөтенләй аз сумма булырга да мөмкин. Бөтенесе дә нинди йортта яшәвегезгә бәйле. Инде хәбәр итүебезчә, быелдан башлап салымны икенче төрле түли башладык. Шулай итеп 2015 ел...
-
Иртәгә һава торышы: көчле җил һәм явым-төшем фаразлана
Төнлә республикада 4-9 градуска кадәр җылы Татарстан синоптиклары 7 сентябрьгә һава торышын фаразлый: көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан җил, секундына 16 м/с. Яңгыр яварга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Төнлә температура 4-9 градус җылы. Иртәгә көндез 11-16 градус кына җылы булачак. 8 сентябрь төнендә Татарстан буенча яңгыр,...
-
Cоцпакет гомереңне саклап калырга мөмкин
Татарстанда федераль ташламаларга ия категорияләрнең 70 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарта. Әлеге сан Россия буенча уртача күрсәткечләрдән 12 процентка түбәнрәк булса да, табибларыбызны ул канәгатьләндерми. Санатор-курорт ял һәм транспортта бушлай йөрү турында сүз барганда, бу хезмәтләрне сайлау яки аннан баш тарту һәр кешенең үз ихтыярында. Әлеге мәсьәлә ничек кенә...
-
Бөгелмә шәһәренең 2 нче балалар бакчасында "янгын" булды
-
Кредит, ипотека түләүчеләр дә корбан чалдырырга тиешме?
Изге Корбан гаете якынлаша. Быел корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә. Гает көннәре якынлашканда, газета укучыларыбызның теләкләрен истә тотып, корбан чалуга кагылышлы сораулар белән без Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек. - Кредит, ипотека түләүчеләр дә корбан чалдырырга тиешме? - Әгәр кешенең төп ихтыяҗларыннан...
-
Хезмәткә хөрмәт
Мәгариф системасын үстерүгә аерым өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Васильева КУЛЬБЕДА "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены медале белән бүләкләнде.
-
Тиздән яллар һәм бәйрәмнәр җитә
Киләсе атна бер эш көненә кыскарак булачак. Корбан бәйрәме быел 12 нче сентябрь дүшәмбе көнгә туры килә. Шуңа өч көн рәттән ял итәбез:10 шимбә, 11 якшәмбе һәм 12 се. Шуңа да бу атнада җиң сызганып эшлик, җәмәгать.
-
Бөгелмә балаларын сөендереп…
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе тәмамлану уңаеннан тантаналы чара булып узды. Ул беренче тапкыр уздырылды һәм аның максаты акча средстволары җыеп, аларга алынган мәктәп портфельләрен, мәктәп һәм спорт костюмнарын күпбалалы, аз тәэмин ителгән, ата-анасы инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, үзләре инвалид булган балаларга тапшыру иде. Бөгелмә...
-
Казаннан Германиягә кышын да очып булачак
Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган «Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан» рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк. Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00дә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20. Ә кире кайта торган самолет Франкфурттан...
-
Акция: Игелек эшләргә ашык!
5 сентябрьдән алып, 11енә кадәр Татарстан Республикасында "Игелек атнасы" ("Неделя добра") акциясе уза. ‰иде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышлык итүгә юнәлтелгән төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Күп кенә күренекле татарстанлылар бу акциягә кушылды инде. "Игелек атнасы" турындагы күркәм идеяне үзенең Instagram и "ВКонтакте" битләрендә "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин яклап...
-
Яңа акчалар: Казан Кремле һәм КФУ финалда!
Татарстанның Казан Кремле һәм Казан федераль университеты бинасы яңа купюраларга символ сайлау конкурсының финалистлары, дип табылды. Кичә яңа банкнотларда төшереләчәк символлар конкурсының 10 финалисты билгеле булды. Әлеге бәйгенең беренче этабы 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр дәвам итте. 5-30 август көннәрендә конкурсның икенче этабы социологик сораштыру формасында үтте. Сахалиннан Калининградка...
-
ОСАГО полисына «койрык» өстәлергә тиеш түгел
Татарстан 30 августтан «ОСАГО бердәм агенты» проектына кушылды. Автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү (ОСАГО) полисын 1 сентябрьдән республикадагы иминият компанияләреннән әлеге проект кысаларында да алу мөмкинлеге бар. Бу яңалыкны Россия банкы бүлеге - Татарстан Милли банкы идарәчесе урынбасары Марат Шәрифуллин хәбәр итте. Автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерүчеләргә уңай шартлар тудыру максатында, бердәм агентлык Волгоград,...
-
Габделфәт Сафинның кызы кияүгә чыкты (ФОТО)
Рузилә һәм Габделфәт Сафиннарның беренче балалары - Әдилә олы тормыш юлына аяк басты. Кияү Айрат исемле, Казан егете. Яшьләрнең никахы апрель аенда булган иде. u