"Бөгелмә авазы" газетасына язылу бара
2018 елның икенче яртысына язылу бар куәткә бара. Төгәлләнергә инде күп тә калмады.
Шул максаттан “Бөгелмә авазы” белән “Бугульминская газета” шәһәр урамнарына чыкты. “Таныш бул” дигән акцияне оештырырга Бөгелмә Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина һәм волонтерлары ярдәмгә килде.
Акциянең максаты бөгелмәлеләрнең газета уку-укымавын ачыклау иде. Яшь егет-кызлар белән урам буйлап киттек. Очраган кешеләр белән сөйләшеп аларның кайсы газеталар турында ишеткәннәре, укыганнары барлыгын белештек. Белмәүче, укымаучыларга танышу өчен газеталар тапшырдык.
Нәтиҗәләр артык сөендерелек түгел. “Бугульминская газета”ны белүчеләр яздыручылар сирәк булса да, очраса, “Бөгелмә авазы”н беләләр, ләкин татарча укый белмибез, аңламыйбыз дигән җаваплар ишетергә туры килде.
Бөгелмә районында чыгучы һәр газетаның үз тарихы бар. Быел “Бугульминская газетага” исә 100 яшь тула! “Бөгелмә авазы” мөстәкыйль газета буларак яшь газета булса да, районыбызда татар газеталарының тамырлары шулай ук 1918 елдан бирле килә. 1918 елдан “Бөгелмә мөхбире” исеме белән җирле Советның мөселманнар бүлегендә чыга башлый. Тарих битләрендә “Кызыл яу”, “Якты юл” татар-башкорт газеталары исемнәре очрый. 1921 елда Россия коммунистик яшьләр союзының Бөгелмә кантон газетасы “Яшь йөрәкләр” чыга. Аннары якынча 1930 еллардан районыбызда “Сабанчы” газетасы дөнья күрә башлый. “Колхозчы”, “Ленин байрагы”, “Хезмәткә дан” газеталары телгә алына.
1991 елның 1 гыйнварыннан беренче мөхәрриренең “Хәерле сәгатьтә!” дигән язмасы белән “Бөгелмә авазы” газетасы эшен башлап җибәрә. Шул елларда безнең төбәктә гомер итүче татарлар үз мәнфәгатьләрен, үз телен, үз мохитен кайгыртучы газетага мохтаҗ була. Милләте өчен җан атып йөргән шәхесләр Бөгелмәдә татар телендә газета чыгару ниятен тормышка ашыра.
“Бөгелмә авазы” газетасы татар мохитен саклауны, телебезне үстерүне, милли мәсьәләләрне, динебезне яктыртуны, милләттәшләребезне һәм яшьләрне югары әхлаклы итеп тәрбияләүне максат итеп куйган. Бүгенге көндә дә ул үзенең тоткан кыйбласына тугры.
Гади халык мәнфәгатен кайгыртып, тормышның бар ягын да яктыртып барырга тырышабыз. Милләт язмышына, тарихи шәхесләребезгә багышланган язмалар да газета битләрендә үз урынын таба.
Безнең газета, шулай итеп, мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә Татар мәдәният үзәге, мәгариф идарәсе белән берлектә эшләп, Бөгелмә татарларын оештырып, туплап торучы көч тә булып тора.
Бу байлыгыбызны саклап калу өчен безгә бердәм булырга һәм бергә булырга кирәк!
2018 елның икенче яртысына язылу
почта бүлекләрендә - 660 сум
альтернатив яздыру һәм библиотекалардан килеп алу - 390 сум
редакциядән килеп алу - 330 сум
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа