Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген “Безнең тату гаилә” бәйгесе җиңүчеләренә җәйге фотосессия өчен сертификатлар тапшырылды

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), "Безнең тату гаилә" дип исемләнгән яңа фотоконкурс оештырган иде. Бәйгене башлап җибәргәнче, аңа ныклап әзерләндек дисәк, бер дә ялган булмас, чөнки, яңа фотоконкурс игълан иткәнче, сезнең фикерне беләсебез килде. "Яңа фотобәйгегә кайсы теманы сайлыйбыз?" дигән сораштыру үткәрдек. Сорау алу нәтиҗәләре буенча "Безнең тату гаилә" дигән...

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), "Безнең тату гаилә" дип исемләнгән яңа фотоконкурс оештырган иде. Бәйгене башлап җибәргәнче, аңа ныклап әзерләндек дисәк, бер дә ялган булмас, чөнки, яңа фотоконкурс игълан иткәнче, сезнең фикерне беләсебез килде. "Яңа фотобәйгегә кайсы теманы сайлыйбыз?" дигән сораштыру үткәрдек. Сорау алу нәтиҗәләре буенча "Безнең тату гаилә" дигән тема беренчелеккә чыкты.

Фотоконкурс дәвамында сездән тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар кабул итеп алдык. 16 май көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) Бәйгедә катнашучыларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, уң як баганада эленгән иде!

1 июнь көнне тавыш бирү төгәлләнеп, 2 июнь көнне җиңүчеләргә җәйге фотосессия өчен сертификатлар тапшырдык.

Шулай итеп, җанатарлар биргән тавыш саннары буенча:

1 нче урында - Фаил һәм Резеда Вәлиевлар (467 тавыш).

2 нче урында - Амелия, Резеда һәм Рамил Нусамиевлар (278 тавыш).

3 нче урында - Гүзәл, Айбулат һәм Азамат Собхановлар (161 тавыш).

Тату гаиләләрне җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Аларга фотобәйгенең спонсоры - Бөгелмә һәм күрше шәһәрләрдә танылып өлгергән фотограф Елена Минаҗевадан бик шәп бүләкләр: 1 нче урынга - җәйге фотосессия өчен сертификат, 2 нче урынга - 1 000 сумлык, 3 нче урынга 500 сумлык ташлама сертификатлары тапшырылды.

Беренчелеккә чыгучы Фаил һәм Резеда Вәлиевлар гаиләсе (фотода - сулда) - Лениногорск шәһәреннән. "Ирем Бөгелмәдә эшли, шуңа күрә бу яклар якын миңа. Гомумән, бәйгеләрдә катнашырга яратам. Әле күптән түгел генә үзебезнең җирле газета сайты оештырган "Әти белән мин" фотоконкурсында катнашып, беренче урын алган идек. Менә кабат бәхет елмайды. Тавыш бирү башлангач, барысын да эшкә җиктек, Казахстандагы, Себердәге туганнарыбыз, дусларыбыз абый-апаларыбыз... Тавыш бирү тәмамланганчы, барыбыз да мәш килдек", - дип елмая Резеда. Җәйге фотосессия сертификатын алгач та, шатлыгы эченә сыймады аның: "Бергә төшкән матур фотолар юк иде, бик шәп булды әле бу", - диде.

Икенче урын ияләре - Амелия, Резеда (фотода - уңда) һәм Рамил Нусамиевлар. "Газета сайтында оештырылган үткән бәйгедә - "Дөньядагы иң гүзәл зат" фотобәйгесендә иптәш кызыбыз катнашкан иде. Аңа тавыш бирдек. Шуңа күрә бу юлы үзебез бәхетне сынап карарга булдык. Күптәннән гаиләбез белән фотосессиягә барасыбыз килә иде, кызыбызны да фотоаппарат объективына карату, аның ничек үтүен күрсәтү теләге булды. Моның өчен һаман вакыт та, мөмкинлек тә чыкмый торды һәм, ниһаять, теләгебез тормышка ашты", - дип сөйләде Резеда. Әлеге матур гаиләнең дөньяда бәхетле булу сере бер-береңә ышанып, аңлашып, ярдәм итешеп яшәүдә.

Өченче урынга Гүзәл, Айбулат һәм Азамат Собхановлар гаиләсе лаек булды. Кызганычка каршы, Гүзәл бүген сертификатны килеп ала алмады. Ә дүшәмбедән мин чираттыгы ялга киттем, шуңа күрә дә аны күреп, бүләкләрен тапшырып, фотога төшереп, уй-фикерләрен белә алмаячакмын. Шулай да, аңа лаеклы сертификаты тапшырылыр. Әлеге гаиләгә дә катнашулары, тырышулары өчен рәхмәтләребезне белдерәбез һәм чын күңелдән җиңүчеләр рәтендә балкулары белән котлыйбыз.

Гомерләрегез бәхетле, бәхетләрегез гомерле булсын, хөрмәтле конкурсантларыбыз.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса