Авылның дәрәҗәсен күтәреп…
30 декабрь көнне эшлекле киңәшмә соңында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов тантаналы шартларда "Петровка авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башлыгы Нина Арбузовага, 50 яше тулу уңаеннан һәм озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Әлфия МОСТАФИНА.
М.Колесникова фотосы.
1980 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмам-лаганнан соң, Н.Арбузова хезмәт юлын "Прогресс" сов-хозында хисапчы булып башлый. 1987 елдан бирле җирле Советларда эшли, бу өлкәдә эш стажы 24 ел тәшкил итә.
Петровка авыл җирлегенә барлыгы 5 авыл керә: Пет-ровка, Коробково, Сула, Берлек, Сосновка. Аларда татар, рус, чуваш, мордва һ.б. милләтләрдән булган 691 кеше яши.
11 ел җитәкчелек итү дәверендә Нина Ивановна үзен белемле, максатчан, югары принциплы кеше итеп танытты. Шушы еллар эчендә аның башлангычында Берлек авылындагы 32 йортка газ кертелде, торак йортларга һәм социаль өлкә объектларына ике контурлы казаннар куелды, 120 номерга исәпләнгән телефон станциясе урнаштырылды. Авыл урамнарын яктырту эшендә дә алга китеш бар, Сула һәм Петровка авылларында асфальт юлларга капиталь ремонт уздырылды. Бүгенге көндә Коробковога кадәр су белән тәэмин итү системасы алыштырылды, Федераль программа хисабына Суладагы күпер ремонтлана.
Социаль өлкә объектлары да авыл җирлеге башлыгы игътибарыннан читтә калмаган. Авыл мәдәният йортының актлар залы тө-зекләндерелгән, Петровкада балалар мәйданчыгы төзелгән. Авыл кешеләре, Бөгелмәдә уздырыла торган ярминкәләрдә актив катнашып, үзләре җитештергән продуктларны шәһәр халкына да тәкъдим итә.
Авылларда ветераннар-га аеруча зур игътибар би-релә. Нина Арбузова инициативасы белән ветераннарга һәм пенсионерларга хуҗалык эшләрендә һәрдаим ярдәм ителә, бәйрәм даталары уңаеннан продукт җыелмалары тапшырыла.
"Петровка авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башлыгы Нина Арбузова авыл халкы арасында зур ихтирам казанган. Ул авылдашларының проблемаларына да битараф түгел, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа