Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

БЕЗНЕҢ ГАЗЕТА – ЫШАНЫЧЛЫ ЮЛДАШ

27 декабрьдә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе бинасында массакүләм мәгълүмат чаралары арасында оештырылган "Ышаныч һәм иминлек" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Биредә "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясе "Иң яхшы район (шәһәр) газетасы" номинациясендә мактаулы III урынга лаек булды. Ләйсән ИНЗИРОВА әзерләде. "Ышаныч һәм иминлек" республика конкурсы ТР Эчке эшләр...

27 декабрьдә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе бинасында массакүләм мәгълүмат чаралары арасында оештырылган "Ышаныч һәм иминлек" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Биредә "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясе "Иң яхшы район (шәһәр) газетасы" номинациясендә мактаулы III урынга лаек булды.

Ләйсән ИНЗИРОВА әзерләде.
"Ышаныч һәм иминлек" республика конкурсы ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, ТР Журналистлар берлеге, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, "Юл хәрәкәте иминлеге буенча фәнни һәм мәгърифәти программаларны финанслау дирекциясе" дәүләт казна учреждениесе һәм башка берничә министрлык, ведомстволар тарафыннан оештырылды.
Әлеге конкурсның беренчесе 1999 елда юл хәрәкәте иминлеге буенча социаль рекламалар арасында бер генә номинациядә булып, жюри хөкеменә
84 материал куелган булса, быел аларнын саны - 452! Аерым алганда, 129 телевизион сюжет, 35 радио материалы, 282 басма һәм интернет-материал, тагын тышкы реклама баннерларының
6 эскизы телерадиокомпания­ләр, басмалар һәм дизайнерлык фирмалары вәкилләреннән тупланган Римма Ратникова җитәкчеле­гендәге вәкаләтле жюрига тапшырылган булган.
Нәтиҗәдә, "Имин юллар - балаларга", "Көндәлек юллар", "Юллар сагында" (дәүләт автоинспекциясе эшчәнлеген яктыртуга кагыла), "Социаль реклама" (аудио, видеороликлар һәм баннер макетлары арасында), "Юл йөрү кагыйдәләре - яшәеш кагыйдәләре", "Иң яхшы район (шәһәр) газетасы" - барлыгы 6 номинация буенча видео, аудиоматериаллар һәр призлы бишәр урынга, басма материаллар алтышар итеп сайлап алынган, шулай ук "Темага тугрылык" номинациясендә 3 премия каралган, тагын кызыксындыру премияләре дә бар иде. Тантаналы чарада Дипломнар, премияләр һәм чәчәк бәйләмнәрен, I урынга лаек булучыларга дигән махсус сыннарны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, Татмедиа" Республика матбугат һәм мас­сакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина, телерадиокомпанияләр генераль директорлары һәм башка рәсми затлар тапшырды. "Бөгелмә авазы"на дигән мәртәбәле бүләкне җитәкчеләр кулыннан газета хезмәткәре Ләйсән Вилданова кабул итеп алды (рәсемдә Р.Миңнеханов белән).
"Мәгълүмат чыганаклары яктырткан һәрбер сюжет, һәр материал - ул юл хәрәкәтен профилактикалау чарасы да, тәэсире дә гаять зур", - дип саный республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов. "Максатыбыз - юлда үлүчеләр санын юк дәрәҗәсенә җиткерү. Дөрес, без әлегә моны үти алырлык хәлдә түгел, ләкин шуңа омтылырга тиешбез. Гамәлләребез белән бер генә гомерне саклап кала алсак та, бурычыбыз үтәлгән санала", - дип басым ясап әйтте ул.
Татарстан Республикасындагы мас-
сакүләм мәгълүмат чаралары җи-тәкчеләре, ЮХИДИ идарәсе аппараты вәкилләре, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге хез­мәткәрләре катнашындагы журналистларны хөрмәтләү тантанасы рес­публиканың иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп, бик матур бәйрәм рәвешендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса