Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бергәләп каршылыйк

Кадерле әбунәчеләребез! Сезнең белән кулга-кул тотынышып атлавыбызга да 25 ел тулып килә. Шул вакыт эчендә моң-зарларыгызны, шатлык-куанычларыгызны күп бүлештек, бергә булдык. Ил-дөнья күләмендә сәясәт, икътисад, мәдәни һәм дини тормыш яңалыкларын яктыртып торучы, яшьләр, авыл һәм шәһәр кешесенең проблемаларын күтәреп чыгучы "Бөгелмә авазы" - бөтен гаилә өчен дә менә дигән газета,...

Һәркемнең күңеленә хуш килерлек рубрикалар булдырырга тырышабыз. Ай саен газетадагы "Сәҗдә" битендә намаз вакытлары биреп барыла, Исламга туры юл күрсәтүче җылы эчтәлекле материаллар бирелә анда, мөселман дөньясындагы яңалыклар, дин тормышыннан хәбәрдар булырга ярдәм итә ул. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы язмалар да күп бирелә анда. Газетада халык медицинасы, укучылар үзләре сынап караган шифалы рецептлар һ.б. бик күп төрле кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупланган. Яшьләребез, мәктәп укучылары өчен дә укыр хәбәрләр табарга була газетабыз битләрендә.
Ә менә арып-талып эштән кайткач, ял итү, башыгызны эшләтү өчен дә "Бөгелмә авазы" менә дигән чара. Җомга санында бирелеп баручы сканвордлар бик тә үзенчәлекле: аларны чишеп ял итәсез, хәтерегезгә "зарядка" ясыйсыз, гыйлемегезне арттырасыз! Андагы сирәк очрый торган сүзләрне табып, бер мәлгә гаҗәпләнеп тә куясыздыр әле.
"Бөгелмә авазы" газетасында сез кызыклы, гыйбрәтле хикәяләр, тормыш матавыклары, маҗаралы хәлләр белән дә һәрдаим танышып торасыз. Гыйбрәтле хәлләрне укып, "Я Раббым, мин һәм якыннарым бик рәхәт яши икән бит", - дип, үз тормышыгызга шөкер итәсездер, әйеме?
Газетага язылу мәсьәләсендә, әлегә бәяләр элеккечә кала.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Шуны искәртәбез, бары тик 15 - 25 октябрь - "Әбунәчеләр ункөнлеге"ндә генә "Бөгелмә авазы" на 10 процентлы ташлама белән язылырга мөмкин булачак. Әлеге форсатны кулдан ычкындырмассыз дип ышанабыз! Газетаның 25 еллык юбилеен бергәләп каршылыйк! Бердәм булыйк!
Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса