Бергәләп хәл итик
Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицеенда бассейны реконструкцияләү эшләре тулы куәткә бара. Эшне шәһәр мэры Линар Закиров шәхсән үз контролендә тота. Эшләр моннан өч айлап элек башланган иде. алга китеш нык сизелә: түбә тулысынча ябылган, фасад җылытылган, бассейн бүлмәсендә тәрәзәләр уелган (ремонтка кадәр табигый яктылык юк иде), идәннәре җылытылган, җилләтү һәм...
Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицеенда бассейны реконструкцияләү эшләре тулы куәткә бара. Эшне шәһәр мэры Линар Закиров шәхсән үз контролендә тота.
Эшләр моннан өч айлап элек башланган иде. алга китеш нык сизелә: түбә тулысынча ябылган, фасад җылытылган, бассейн бүлмәсендә тәрәзәләр уелган (ремонтка кадәр табигый яктылык юк иде), идәннәре җылытылган, җилләтү һәм җылыту системалары да заманча яңа тәртиптә корылган. Якын киләчәктә отделкалау эшләре төгәлләнүгә, "ПСб-2" хезмәтчәннәре югары технологияле яңа җиһазлар урнаштыруга керешәчәк. Суны фильтр аша үткәрү, комлы фильтр, душ кабиналары, өстәп төзелгән махсус бүлмәдә киенү-чишенү урыннары барлыкка киләчәк. Башкарылган эшләрне карап йөргәндә, Бөгелмә шәһәре мэры лицейда бассейнның 8 елдан артык эшләмәвен искәртеп үтте. Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәменә күрә, бәясе 22 миллион сумлык реконструкция эшләре бара да инде. "Технологик процесс тиешле таләпләр буенча алып барыла, ашыгу-кабалану урынсыз, балаларның сәламәтлегенә бәйле объектның сыйфаты бик югары дәрәҗәдә булырга тиеш. бу - глобаль проект, бассейн да, җиһазлар да тулысынча алыштырыла, - диде Линар Закиров. - Болар белән генә тукталып калмаячакбыз, киләчәктә мәктәптәге спорт инвентарьларын, футбол кырын тәртипкә китерү, тирны, теплицаны төзекләндерү күздә тотыла. Болар барысы да зур чыгымнар сорый. 2016 ел икътисади яктан бик катлаулы, шуңа да шәһәр меценатлары, попечительләр советы, ата-аналар, шәһәрдәшләр ярдәменнән башка барып чыкмаячак. бергәләп алынсак, эшне, һичшиксез, башкарып чыгачакбыз", - дип сүзен йомгаклады Бөгелмә мэры.
Маргарита СУВОРОВА,
Бөгелмә районы хакимияте матбугат хезмәткәре.
Елена Логинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа