Березовка авыл җирлегендә язгы чәчү эшләренә багышланган семинар узды
"2016 елда язгы-кыр эшләрен үткәрү турында" дигән семинарда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Төп доклад белән БМР авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Руслан Сәйфетдинов чыкты. Беренче бурычлар итеп, җирне сыйфатлы эшкәртү, ашлау; сыйфатлы чәчүлек орлыклары белән тәэмин итү; хезмәт куркынычсызлыгы; эшче уллар белән...
"2016 елда язгы-кыр эшләрен үткәрү турында" дигән семинарда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Төп доклад белән БМР авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Руслан Сәйфетдинов чыкты. Беренче бурычлар итеп, җирне сыйфатлы эшкәртү, ашлау; сыйфатлы чәчүлек орлыклары белән тәэмин итү; хезмәт куркынычсызлыгы; эшче уллар белән тәэмин ителеш һәм башкалар билгеләнде.
Авыл хуҗалыгы продукциясен (игенчелек һәм терлекчелек тармагында) арттыру бурычы куелды. Үз алларына куелган бурычны үти алмаганнардан сорау катгый булачагы да искәртелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа