Кичтәнге кап-кара җирне
Бүген ап-ак кар каплаган.
Алтын көзләр булмагандай,
Яфраклар да калмаган.
Кар яуганын да күрмичә,
Төнем үткән йокыда.
Күктә тоташ ак болытлар
Каплаган кояшны да.
Ел фасылы алышына,
Бу - Ходайның рәхмәте.
Тик була гына күрмәсен
Кешеләргә михнәте.
Хәерле гомерләр телик,
Изге гамәлләр кылып.
Ходай уң итсен барысын,...