Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Ялкында” кунакта – депутат “Кыш бабай”

Хәйрия акциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бөгелмә сайлау округы буенча депутаты, “Татэнергосбыт” акционерлык компаниясе директоры Рифнур Хәйдәр улы Сөләйманов “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып кайтты.

Ул балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аларга уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләде. Балалар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр һәм җырладылар, кунаклар белән бергәләп әйлән-бәйлән уйнадылар һәм чыршы турында җырлар җырладылар. Соңыннан Рифнур Хәйдәрович һәр балага Яңа ел бүләге тапшырды һәм бергәләп чыршы янында фотога төштеләр. Балалар шат күңелле кунакка рәхмәт әйттеләр.

Бердәм РОССИЯ партиясенең җирле бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ринат Дусаев

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса