Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Баш мөхәррир билгеләнде

Район матбугатында кайтавазлы вакыйга - "Бугульминская газета"ның баш мөхәррире Владимир Изергин лаеклы ялга китү сәбәпле, баш мөхәррир вазифасына җурналист Юлия Исмәгыйлева билгеләнде.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.
19 сентябрьдә рус һәм татар редакцияләре тантаналы вакыйгага шаһит булды: республиканың иң эре массакүләм матбугат берләшмәсе - "Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтов Бөгелмәдә журналистлар коллективы белән очрашты. Газеталар үсешенең юнәлеш векторын билгеләгән бу җаваплы очрашу һәрбер журналист алдына мөһим бурычлар куйды. Асылда, матур үзгәрешләр көне булды бу: үз эшебезнең кирәклеген тою һәм укучыларга кызыклы булырлык яңа фикерләр, яңа карашлар табу илһамын кичердек. Тарихи дәверләр параллелендә жәмгыять тарафыннан игътибар тою һәрчак иҗат кешесенең тетрәнүенә сәбәп булган. Мөгаен, бердәм "Татмедиа" агентлыгын оештыруның да иң олы максаты төп даирәдән читтә эшләгән муниципаль район газеталарын үзәк газеталар белән бер киңлеккә урнаштырып, виртуаль тәжрибә һәм эчтәлек алмашу күперен хасил итүдә булгандыр. Табигый ки, журналистларның иң мөкатдәс омтылышы югары стиль булдыру, шуның яктысында интернет сайт ачкан мөмкинлекләрне үзләштерү иде.
Хезмәткәрләр социаль өлкәдә яңалык булган күренекле башлангычка мөрәҗәгать итте: сентябрь башында барлык район газеталары коллективлары, заманча җиһазланган Әлмәт шифаханәсенә чакырылып, җентекле медицина тикшерүе үтте - моны ихлас кайгырту дип кабул иттек. Шул ук юлда тагын бер иҗтиһатлы адым ихтирамыбызны яулады - якын арада редакцияләр шәһәребезнең үзәгенә, төзекләндерелгән яңа бинага күчәчәк дигән хәбәр мәгълүм булды. Газеталарның эчтәлегенә һәм журналистлар эшенә таләпчәнлек, хакыйкый рәвештә, шушы җирлектә туды.
Ике вакыйга тәңгәл килде: Фәрит Шаһиәхмәтов коллективка "Бугульминская газета"ның яңа мөхәррирен - Юлия Исмәгыйлеваны игълан итте. Ышаныч кворумын яулаган шәхес Бөгелмә телевидениесенең иҗади мохитендә тәрбияләнгән, шуңа бәрабәр мөстәкыйль фикер йөртүче, җәмәгатьчелек белән аралашуга ачык, җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә сизгер, эстетик карашлы, югары һөнәри белемле журналист.
Владимир Изергин 27 ел буена редакциядә эшләде, шуның 16 елын җитәкләде, сайт эшчәнлеген башлап җибәрде, тираж һәм реклама мәсьәләсен кыю хәл итте, сәләтле хезмәт коллективын туплады һәм шушы биеклектә, моннан берничә ай элек сөйләшенгән уртак килешү нигезендә, баш мөхәррир буларак эшчәнлеген йомгаклады.
Виктор Лукашов, Валерий Савельев кебек танылган журналистлар плеядасын дәвам иткән остаз, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" иясе, рухыбызга якын хезмәттәшебез Владимир Изергин белән саубуллашу ямансу булды. Таң алдыннан гына була торган мәртәбәле тынлык һәрчак шулай бераз моңсу да, тантаналы да буладыр. Үзгәреш җиле кузгаткан дулкыннар тынганнан соң, ак өметләр офыгында яктырып килгән яңа йолдызның балкышын көтәбез. Ул имзалаган беренче карлыгач бүген укучыларга барып ирешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса