23 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Күркәм традиция
Якынлашып килүче Өлкәннәр көне алдыннан Кече Бөгелмә авыл җирлеге депутаты М.Г. Сәлимҗанов һәм Алга поселогының социаль хезмәткәре Р.М. Мәрданова авылдашларын Татарстан Республикасының халык артистлары Шакировлар дуэты концертына чакырдылар. Һәм бүген, 24 сентябрь көнне, бер төркем өлкән кешеләр шәһәргә - Техника йортында узачак концертка чакыру алдылар. Алгалар өчен мәдәни чараларга йөрү...
-
Бәйге дәвам итә
"Бөгелмә авазы" газетасы, җирле мәгариф идарәсе белән берлектә, "Энҗе бөртеге" конкурсын дәвам итә. Район һәм шәһәребезнең әдәби иҗатка гашыйк яшь каләм тибрәтүчеләре конкурста актив катнашыр дип ышанабыз. Бәйгенең шартлары түбәндәгечә: язмалар 2014 елның Татарстан Республикасында Мәдәният елы булуын күздә тотып, "Мәдәният илендә" темасы буенча кабул ителәчәк. Бу иҗади эшләрегездә сез...
-
Сайлау нәтиҗәләре
Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар буенча Татарстан Республикасы 33 нче Көньяк-көнчыгыш бер мандатлы сайлау округының территориаль (округ) сайлау комиссиясе КАРАРЫ 15 сентябрь 2014 ел N 27
-
Киләсе ел турында кайгыртып…
22 сентябрь көнне узган киңәшмәдә (анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислек итте) ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин ясаган чыгышын кышкы сезонга объектларны әзерләү, торак йортларга, социаль, сәламәтлек саклау, белем бирү учреждениеләренә җылы бирү мәсьәләсеннән башлады.
-
Лаеклы хезмәткә – мактау
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы, полиция подполковнигы А. Потапов бүлекнең шәхси составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үткәрелгән сайлауларны әзерләүдә һәм үткәрүдә намуслы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-
Юридик ярдәм
2014 елның 26 сентябрендә "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлегендә (адрес: М. Җәлил урамы, 31 нче йорт, 310 нчы бүлмә), халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында, 8дән 12 сәгатькә кадәр - адвокат, 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр нотариус гражданнарны кабул итәчәк. 4-03-99 телефонына шылтыратып, алдан язылып куярга кирәк.
-
Әбунәчеләр көне
25 сентябрь һәм 2 октябрьдә, Бөтенроссия әбунәчеләр ункөнлеге кысаларында, барлык почта бүлекләрендә газета-журналларга язылу үткәрелә. Әлеге көннәрдә "Бөгелмә авазы"на язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла.
-
Бүләкләр тапшырыла
"Хәрби туганлык" локаль гаскәрләр һәм сугыш низаглары ветераннары музеенда Россия Оборона министрлыгының Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуга багышланган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үтә. Әлеге бүләккә 250 бөгелмәле сугышчы-интернационалист лаек булган. Бүләкләрне тапшыру этаплап бара. Беренче тәрбикләнүчеләр рәтендә Л. Гәрәев, С. Мартынов, И. Ризванов, Р. Гайфуллин, Р. Әбделмәновлар бар...
-
Хуш хәбәр
Бөгелмә педагогия көллияте "Россия Федерациясенең иң яхшы көллиятләре - 2014" бәйгесенең лауреатлары исемлегенә кертелде. Укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан, башкаланың "Статэксперт" җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү институты шул хакта сертификат һәм "Милли сыйфат билгесе" истәлекле медален тапшырды. Көллият сайтында махсус логотип урын алды.
-
Сессия узды
22 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе узды. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Депутатлар, Илдус Әсгать улы Касыймов ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайлану сәбәпле, аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаттылар. Бөгелмә шәһәре мэры, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы итеп Линар Рөстәм...
-
Хезмәткә хөрмәт
Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары, Бөгелмә шәһәре һәм районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне өчен Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Әсгать улы КАСЫЙМОВ "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Район хастаханәсендә – яңа җитәкче
Татарстан Республикасының сә-ламәтлек саклау министры Адел Вафин Бөгелмә үзәк район хастаханәсе коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Җаваплы вазифа бүгенге көнгә кадәр Зәй үзәк район хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән Владимир Гуровка тапшырылды.
-
Баш мөхәррир билгеләнде
Район матбугатында кайтавазлы вакыйга - "Бугульминская газета"ның баш мөхәррире Владимир Изергин лаеклы ялга китү сәбәпле, баш мөхәррир вазифасына җурналист Юлия Исмәгыйлева билгеләнде.