Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

“Аулак өй”дә – безнекеләр

14 сентябрь шәһәребезнең Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре хәтерендә бик тә истәлекле көн булып калды. Ник дигәндә, бу көнне Татарстан Республикасының "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе чакыруы белән милли үзәкнең ике "Халык коллективы" исемен йөрткән "Җиңгәчи" һәм "Мирас" фольклор ансамбльләре мәркәзебез Казанга сәфәр кылдылар.

Флюра ШӘРИПОВА,
Татар мәдәният үзәге директоры.
Автор фотосы.
Зәңгәр экраннарда барган "Аулак өй" программасында катнашу безнең күптәнге хыялыбыз иде. Шул хыялыбыз тормышка ашты, Аллага шөкер! Ике коллектив та бик матур милли эчтәлектәге программа тәкъдим иттеләр. Программаның баш режиссеры үзебезгә комплимент та ясады: "Гадәттә, бер мәдәният йортыннан ике коллектив килсә, берләренең чыгышы - көчлерәк, икенчеләренеке сыеграк була иде, ә сезнең икесе дә бертигез югарылыкта", - дип, олы бәя бирде.
Менә шундый яңалык, җәмәгать! Тиздән, октябрь ае азагы - ноябрь башларында, безнең иҗат җимешләребезне "Аулак өй"дән күрсәтерләр, карагыз, үкенмәссез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса