18 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!
Өлкәннәр көне - чиста һәм якты бәйрәм. Әби-бабайларга хөрмәт көнендә аларга үзебезнең яратуыбызны, хөрмәтебезне, рәхмәтләребезне тагын да ныг-рак ирештерергә тырышабыз.
-
Кешеләргә шатлык өләшә ул
Кеше тормышы хезмәт юллары белән үлчәнә. Үзе эшләгән эшләре шәхесне бер баскычка югарыга күтәрә, батырлар кебек үткән юллары озын, сикәлтәле. Бүгенге язмабызның төп герое Сәрия Ибраһимова - тынгысыз, үз эшенә җаваплы караучы, ихтирамга лаеклы ханым. Шул ук вакытта бик тыйнак ул, тормышны ярата, алтын урталыкны таба белә. Сәнгать өлкәсендә эшләвенә...
-
Биредә җимеш бакчасы гөрләп үсеп утырачак
Ямьле июль аенда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Закиров "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләр янында кунакта булды. Ул балаларга үз территорияләрендә җимеш бакчасы үстерергә киңәш бирде.
-
Үсенте сайлыйбыз
Утыртма үсенте (саженец) - нәни агач ул. Бәләкәчне бала тудыру йортыннан нинди сөю һәм саклык белән алып кайтып, ка-дерләп үстерүебезне искә төшерик әле... Кем булып, нинди булып үсәр ул - барысы да безнең аңа нинди мөнәсәбәттә булуыбызга, нинди тәрбия бирүебезгә бәйле. Үсенте белән дә шулай: вакытлар үтү белән елның-елында сусыл,...
-
Бакчачы
Бакчада көзге эшләр тулы куәткә бара. Хәзер бакчаны җыештырырга кирәк: карлыган куаклары тирәсеннән киртәләп-күтәртеп куйган рамнарны алырга, су сиптергән көпшәләрне (шланг) җыярга һ.б. Иң авыр эшләрнең берсе - бакчаны казып чыгарга вакыт җитте. Җирне органик һәм минераль ашламалар (фосфорлы-калийлы) керткәч казыйлар. Салкыннар иртә башланачак дип көтелсә, сентябрь ахырында агач-куаклар утырту...
-
Бөгелмәнең яшь патриотлары
Тормышның заманча шартлары балаларны туган якларының патриотлары итеп тәрбияләүне мөһим таләп итеп куя. "Ялкын" приюты системасындагы тәрбия эшләрендә патриотик тәрбия иң алдынгы юнәлешләрнең берсе булып тора. Бары тик патриотлык хисләре нигезендә генә Ватанга мәхәббәт уяна, ныгый. Ул тирә-як табигать, халык сәнәгате һәм практик эшчәнлек йогынтысында барлыкка килә. Безнең приютта Бөек...
-
Дөнья күзаллау – максатыбыз
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Сәлим кызы Галиева районыбызның мәгариф даирәсендә иҗади фикерләү, алдынгы караш һәм тирәнтен эрудиция белән аерылып тора. Кайда гына эшләмәсен, 8 нче мәктәптә, аграр көллияттә, 14 нче прогимназиядә - һәркайда, аңа гына хас булган ныклы эзлеклелек һәм максатчанлык белән, үзе ирешкән инновацион эш алымнарын һәрдаим...
-
Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!
"Радуга" үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге чара, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында үтеп, күп балалы, аз керемле һәм мөмкинлекләре чикле гаиләләрдәге балаларга ярдәм күрсәтүне максат итеп куйган иде.
-
Үткән җәй хатирәләре
"Болгар телдә кайнар һава, монда яшьлек уттай яна..." Әлеге шигырь юллары бу елны беренче тапкыр уздырылган "Болгар - Туган тел" форумының рәсми гимныннан алынган. II. "Зур илнең яңа бер ишеге" 23 - 29 июнь көннәрендә изге Болгар җире үзенә биш йөздән артык катнашучы һәм йөзгә якын оештыручы кабул итте. Биредә...
-
Табигатьне саклагыз
Шәһәрнең 14 нче прогимназиясендә "Табигатьне сакла" дип исемләнгән экология-мәгърифәт чарасы узды. Ул, "Чисталык дәресе" республика акциясе кысаларында үтеп, Халыкара озон катламын саклау көненә багышланган иде. Укытучылар көн дәвамында әлеге тема буенча сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, башлангыч сыйныф укучылары өчен кызыклы викториналар оештырдылар. Акция азагында "Бугульмалес" учреждениесе вәкилләре: урманны саклау һәм тергезү...
-
Милләтләр кроссы – 2014
21 сентябрь көнне, Бөтенроссия милләтләр кроссы көне кысаларында, шәһәребез урамнарында "Милләтләр кроссы - 2014" массакүләм йөгерүләр үтәчәк. Старт үзәк мәйданда сәгать 10да бирелә. Теләге булган барлык спорт сөючеләрне кросста катнашырга чакырабыз.
-
Кайгы агач башыннан йөрми...
7 сентябрь көнне Азнакай районы Татшуган авылындагы торак йортта, электр челтәренең төзексезлеге сәбәпле, янгын чыгып, өй яна - яшәү өчен яраксызга әверелә. Ике бала тәрбияләгән укытучы Нурания һәм механизатор Радим Гыймазетдиновлар гаиләсенә килгән кайгының авырлыгын үз башына төшкән кеше генә беләдер. Бәла-казадан беребез дә хали түгел. Хөрмәтле якташлар, бердәм булыйк,...
-
Янгын афәтенә каршы
Балалар үлемен булдырмау һәм янгын чыккан очракта хезмәткәрләрнең әзерлеген тикшерү - 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән укуларның төп максаты шундый иде.
-
Бөгелмә данын яклады
Казанның "Корстон" комплексында "Хатын-кызлар хәрәкәте һәм бүгенге дөнья" I Халыкара хатын-кызлар конгрессы узды. Конгрессның төп максаты Россия һәм аның партнер илләренең хатын-кызларын икътисадны модернизацияләү процессына җәлеп итүдән, эшмәкәрлекнең төрле өлкәләрендә мәшгуль булган хатын-кызларның потенциалын ачудан гыйбарәт иде. Очрашуда дөньяның 16 иленнән 400дән артык гүзәл зат катнашты. Алар - икътисад, сәясәт,...
-
“Аулак өй”дә – безнекеләр
14 сентябрь шәһәребезнең Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре хәтерендә бик тә истәлекле көн булып калды. Ник дигәндә, бу көнне Татарстан Республикасының "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе чакыруы белән милли үзәкнең ике "Халык коллективы" исемен йөрткән "Җиңгәчи" һәм "Мирас" фольклор ансамбльләре мәркәзебез Казанга сәфәр кылдылар.