Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

«Арслан» командасы - «AIRON» кубогына ия

Бөгелмәнең «Юбилейный» боз сарае дүртенче тапкыр хоккей буенча Бөтенрәсәй «Airon» кубогына 2005 елгы яшьләрне үзенә җыйды. Төп приз өчен Бөгелмә, Лениногорск, Яр Чаллы, Биек Тау һәм Нефтекамск командалары көч сынашты. Алар өч көн дәвамында бер-берсе белән уйнадылар. Нәтиҗәдә өченче урынны "Торос" командасы ( Нефтекамск шәһәре), икенче урынны"Биек тау"командасы (Биек Тау...

Бөгелмәнең «Юбилейный» боз сарае дүртенче тапкыр хоккей буенча Бөтенрәсәй «Airon» кубогына 2005 елгы яшьләрне үзенә җыйды. Төп приз өчен Бөгелмә, Лениногорск, Яр Чаллы, Биек Тау һәм Нефтекамск командалары көч сынашты.

Алар өч көн дәвамында бер-берсе белән уйнадылар. Нәтиҗәдә өченче урынны "Торос" командасы ( Нефтекамск шәһәре), икенче урынны"Биек тау"командасы (Биек Тау шәһәре) яулады. Турнирның җиңүчесе "Арслан" командасы булды.

Тантаналы котлауда: Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Адель Галиуллин, "Айрон" сәүдә-җитештерү группасы җитәкчесе Адель Кадыров, "Бринолли" компанясе җитәкчесе Руслан Шәрипов катнашты.

Турнирда катнашучыларны, оештыручыларны сәламләү йөзеннән Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Адель Галиуллин чыгыш ясады. Ул: "Бөгелмә-үзенең хезмәт һәм спорт традицияләре белән данлыклы" - дип белдерде. Күп кенә бөгелмәлеләр шәһәребезнең данын республикага, илгә танытты. Ә Боз Сарае пәйда булу белән хоккей командаларының уңышлары да өстәлде.

Адель Галиуллин турнирны оештыручыларга рәхмәтен белдерде, хоккейчыларны җиңүләре белән котлады. Җиңүчеләргә турнир кубоклары һәм медальләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса