Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Җанга шифа, тәнгә сихәт бирсеннәр

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов белән бергәләп, шәһәребезнең спорт мәйданчыкларын карап йөрделәр.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Автор фотосы.
2013 елда Бөгелмәдә ике универсаль спорт мәйданы төзелә башлаган иде. Бу проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бөгелмәләрнең Универсиада объектларын әзерләгәндә "Казан-Арена" төзелешендә актив катнашуларына рәхмәт-бүләк рәвешендә туды. "Яхшы эшләгәннәргә бонус", - ТР Президенты моны шулай атады.
Спорт мәйданчыклары Гафиятуллин урамындагы 45 нче йорт ишегалдында һәм 3 нче мәктәп территориясендә урнашкан. Бүгенге көндә аларда генподрядчы эшендәге хилафлыкларны бетерү һәм мәйданны коймалап алу эшләре башкарыла. И. Касыймов кайбер урыннарда территорияне төзекләндерү, асфальт түшәү кирәклеген дә искәртте, чөнки әлеге спорт мәйданнарын халык үз итеп өлгерде инде. "Балалар рәхәтләнеп уйный, яшьләр спорт белән шөгыльләнә, бик кирәк андый урыннар", - ди шул ишегалдында яшәүчеләр.
Чыннан да, әлеге спорт мәйданнары кешеләрнең яраткан ял итү урыннарына әверелде инде. Балалар гына түгел, зурлар да биредә волейбол уйный. 3 нче мәктәп янындагы комплекста баскетбол, минифутбол, тренажер җиһазлары, нәни балалар өчен уен урыннары да бар.
Быел Бөгелмә районында, республика программасы нигезендә, тагын 4 универсаль спорт мәйданы төзелә. Хәзер ул объектларда төзү-монтажлау эшләре төгәлләнеп килә. Аларның икесе - шәһәр мәктәпләре, берсе - Югары посёлок, тагын берсе Карабаш бистәсе территорияләрендә булачак.
"Рухи яктан рәхәтлек, физик яктан чыныгу мөмкинлеге бирә торган спорт мәйданнарын халыкның үз итүе бик сөендерә. Булганны сакларга гына кирәк", - диде Илдус Әсгать улы.
Яңа спорт мәйданнары бөгелмәләр күңеленә шифа, тәненә сихәт бирә торган ял итү, спорт белән шөгыльләнү урыннары булачак. Ә инде аларның ни дәрәҗәдә озак хезмәт итәчәге кешеләрнең үзенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса