Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Андрей Кузьмин: "Әти-ниләр генә түгел, безнең балаларыбыз да яздыртуга мохтаҗ"

Республика газета һәм журналларына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. Әйтик, "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"/"Подпиши родителей. Подпиши близких" акциясе кысаларында "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин дәүләт хезмәтләре порталы аша әти-әнисен Татарстанда басыла торган вакытлы матбугат чараларына яздырган. Андрей Кузьмин сүзләренчә, кичә генә социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хештаглары...

Республика газета һәм журналларына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. Әйтик, "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"/"Подпиши родителей. Подпиши близких" акциясе кысаларында "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин дәүләт хезмәтләре порталы аша әти-әнисен Татарстанда басыла торган вакытлы матбугат чараларына яздырган.

Андрей Кузьмин сүзләренчә, кичә генә социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хештаглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр" акциясе башланды. "Мин дә бүген үз әти-әниемне яздырдым, өстәвенә, дәүләт хезмәтләре сайты аша", - диде Кузьмин.

Акциягә РФ Дәүләт Думасының кайбер депутатлары да кушылды, алар арасында Марат Бариев, Айрат Хәйруллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар бар. Акциядә катнашучылар балалар учреждениеләрен дә яздыра, шул рәвешле, балаларга бүләк ясый.

Танылган кешеләрнең әлеге акциягә теләктәшлек итүе нәтиҗәсендә, аңа республикада яшәүчеләр дә игътибар итәр дип ниятләнә.

"Безнең әти-әниләр генә түгел, балалар да яздыртуга мохтаҗ. Бу бер үк вакытта "Татмедиа" басмаларына, милли мәдәният, телгә ярдәм итү. Без танылган шәхесләр безнең кешеләр өчен үрнәк булыр дип өметләнәбез, бу басмаларга игътибарны арттырыр дип өметләнәбез. Акциягә районнар да кушылачак", - диде "Татмедиа" АҖ генераль директоры.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса