28 октябрь көнне Бөгелмәдә, хатын-кызлар сәламәтлегенә игътибарны арттыру максатында, "Ал тасма" акциясе старт алды. Аның кысаларында шәһәр поликлиникасында җирле журналистлар өчен пресс-тур уздырылды. Шул рәвешле, 25 кеше, беренчеләрдән булып, "Ал тасма" акциясендә катнашты. Алар арасында газета һәм телевидение хезмәткәрләре дә бар иде (рәсемдә).
Башта ук ачыкласаң, чирне җиңеп була
"Ал тасма" акциясе хатын-кызларда булган авыруларны беренчел стадиядә үк ачыкларга ярдәм итәчәк. Аның ярдәмендә табиблар аналыктагы, күкрәктәге шешләрне кисәтү, чирнең башында ук дәвалау процедураларын башлауга йөз тотып эш итә. Моның өчен поликлиникада бар уңайлыклар да тудырылган. Акция вакытында берничә тикшерелү узарга мөмкин.
Маммография бүгенге көндә төрле шешләрне, ракны башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итсә, цитологик тикшерү аналыктагы үзгәрешләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Каралып чыгу кабинетында эшләүче акушерка Алсу Гыйльметдинова сүзләренә караганда, 2015 елның 9 ае эчендә биредә 3 844 хатын-кыз тикшерелгән. Нәтиҗәдә, 56 кешедә яман шеш шиге ачыкланган.
Диспансеризация вакытында 10 кешегә рак диагнозы куелган. "Шунысы куандыра, алар башлангыч стадиядә иде. Димәк, дәвалау уңай нәтиҗәләр бирәчәк", - ди акушерка.
Сәламәтлек - һәр кешенең үз кулында
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклау өчен, үзеңнең физик формаң-ны беләсең килсә, "Сәламәтлек үзәге"ндә тикшерелергә кирәк. Акциягә кушылган журналистларның барысы да диярлек биредә тикшерү узды. Үзәк 2009 елда эшли башлаган һәм шул вакыт эчендә 26 меңгә якын кеше тикшерелгән инде. Бу елына 4 550 кеше дигән сүз, ә көненә - 18.
Грипптан саклан
"Ал тасма" акциясе вакытында гриппка каршы бушлай вакцина да ясатып була. Журналистлар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады, үзәк хастаханәнең баш табибы Владимир Гуров һәм аның урынбасары Рамил Миргалимов үрнәгенә карап, прививка ясатты. "Гриппка каршы
прививканы мин ел да ясатам. Инде менә 15 ел дисәм дә, ялгышмам. Ни өчен дисезме, без - журналистлар халык белән эшлибез бит, төрле шәһәр, рес-публика чараларында еш катнашабыз. "Сакланганны Үзем саклармын", - дигән бит Аллаһы Тәгалә. Мин шул принцип белән яшим һәм беркайчан да үкенгәнем булмады. Бөгелмәләргә дә шуны киңәш итәсем килә", - ди "Бөгелмә авазы" журналисты Әлфия Мостафина.
Тикшерү узу өчен ни кирәк?
Әлеге тикшерүләр бушлай эшләнә. Аның өчен поликлиникага үзең белән паспорт һәм медицина полисын алып килергә кирәк. Шуны да әйтеп үтәсе килә:
"Ал тасма" акциясе 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бер ай дәвамында табиблар белән шәфкать туташлары халатын ал тасма бизәп торачак, ә теләгән һәр кеше җентекле тикшеренүләрне бушлай уза алачак.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.