31 октябрь 2015 яңалыклары
-
Корбан ашы
22 октябрь көнне "Челтәрле компания" ААҖ филиалы "Бөгелмә электр челтәре" предприятиесе ашханәсендә күптәннән килгән күркәм традиция буенча "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе - Сөмбел Гәрәева) Корбан ашы уздырды.
-
Татарстанда “Мәк” операциясе дәвам итә
Татарстанда "Мәк" оператив-профилактик операциясе дәвам итә. Бөгелмәдә наркоконтроль хезмәткәрләре үсемлек-наркотикларның зур күләмле партиясен кулга төшерделәр, аннан 2000 тапкырдан артык кулланырлык марихуана әзерләп буласы иде.
-
Авыл мәктәбе яңарды
Күптән түгел җирле күмәк мәгълүмат чаралары журналистлары Кодаш мәктәбендә булып кайттылар. 1968 елда ук төзелеп, әлегә чаклы бер дә ремонт күрмәгән бу мәктәптә быел, моңа кадәр районда тиңе булмаганча, зур күләмдә ремонт ясалды.
-
Сорауларыгыз туа икән...
"Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге, Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре Советлары депутатлары белән берлектә, һәр чәршәмбе көн саен 16 - 18 сәгатьтә түбәндәге адреста гражданнарны кабул итәләр: Бөгелмә шәһәре, М. Җәлил урамы, 31 нче йорт, 310 нчы бүлмә (Техника йорты). 4-03-99 телефоны аша үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә...
-
Кеше күпләп җыелган урында...
Кешеләрнең күпләп җыелып торган (яшәгән) урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бигрәк тә җентекләп үтәү зарур.
-
“Ал тасма” акциясенә кушыл!
28 октябрь көнне Бөгелмәдә, хатын-кызлар сәламәтлегенә игътибарны арттыру максатында, "Ал тасма" акциясе старт алды. Аның кысаларында шәһәр поликлиникасында җирле журналистлар өчен пресс-тур уздырылды. Шул рәвешле, 25 кеше, беренчеләрдән булып, "Ал тасма" акциясендә катнашты. Алар арасында газета һәм телевидение хезмәткәрләре дә бар иде (рәсемдә).