Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

26 апрель – Татарстанда Туган тел көне

Бөек Тукай туган көн милләттәшләребез аңында Шигърият бәйрәме уза торган язгы матур көн булып уелган. Татарлар гына түгел, республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да бу көннең гадәти генә көн түгеллеген элек-электән үк таный, белә. Моннан күп еллар элек - студент чакларда ук Казанның Тукай һәйкәле янында бу көндә уза торган...

Бөек Тукай туган көн милләттәшләребез аңында Шигърият бәйрәме уза торган язгы матур көн булып уелган. Татарлар гына түгел, республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да бу көннең гадәти генә көн түгеллеген элек-электән үк таный, белә. Моннан күп еллар элек - студент чакларда ук Казанның Тукай һәйкәле янында бу көндә уза торган Шигырь бәйрәмен, чит төбәкләрдән, союздаш республикалардан килгән тере шагыйрь-язучыларны да күреп-тыңлап калыйк әле дип, ашкынып көтә торган идек. Бәйрәмнең асылы шигърияткә, ә димәк, матурлыкка дан җырлый торган көн буларак, Тукай варисларына гына түгел, ә бар халыкларга да якын булган. Бүген инде бу бәйрәм, барлык кысаларны узып, Туган тел көне булып үсеп җитте.

Республикада яшәүче милләтләр, Тукаебыз әйткәнчә, үзара тел-лөгать, мәдәни багланышлар аша тәҗрибә алмашып, тату гомер кичерә, бу исә Татарстаныбызның үсешендә, дөнья күләмендә танылуында, икътисади, социаль, мәдәни, спорт һ.б. өлкәләрдә дә чәчәк атуында биниһая зур роль уйный.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та, республика җитәкчелеге дә татар илендә гомер итүче һәрбер милләтне һәм аның телен хөрмәтләү, аны үс-терүгә шартлар тудыру сәясәтен алга куя. 26 апрельдә Туган тел көнен зурлап билгеләп узуның асыл максаты да шуннан гыйбарәт. Тантаналы чараларда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе катнаша икән, бу да әлеге вакыйгаларның әһәмияте зур булу турында сөйли.
 
БӨГЕЛМӘ шәһәре һәм районында 109 меңнән артык кеше яши. Болар - 49 милләт вәкиле. Сан ягыннан руслар (56,6 процент), татарлар (35,5 процент), мордва, чуваш, башкорт, азәрбайҗан, үзбәк халкы күпчелекне тәшкил итәләр. Күмәк мәдәни чараларга барып эләккән һәр кеше берьюлы әллә ничә милләт сөй-ләмен ишетә ала. Шул ук вакытта туган телендә аралашып торучы затлар, башка милләттәге танышын күрүгә, елмаеп-балкып, аның белән күрешергә ашыга. Еш кына, хөрмәт күрсәтеп, танышының туган телендә сәлам бирә. Бу - милләтләрнең тигез хокуклы яшәве, үсеше өчен безнең төбәктә шартлар тудырылган булуга бер дәлил. Туган телләрне өйрәтүдә якшәмбе мәктәпләре, мәгариф һәм мәдәният оешмалары алып бара торган эшчәнлек бәһаләп бетергесез. Бер Техника йортында гына да, мәсәлән, русларның - "Ивушка", татарларның - "Ихлас", чувашларның - "Шузем" (астагы рәсемдә), удмуртлар-ның "Валдо Чи" халык фольклор ансамбльләре гөрләп эшли. Халыклар дуслыгы китапханәсендә башкортларның "Ак тирмә" клубы дусларын туплаган. Татар мә-дәният үзәге милләтләр дуслыгын ныгытуга искиткеч зур өлеш кертә: азәрбайҗан, үзбәк диаспораларының да "үз" йортына әйләнде ул. Шәһәр һәм Республика көннәре, Китап фестивале, Нәүрүз, Яңа ел, хәтта татарларның милли йоласы булган Сабан туе кебек бәйрәмнәр берсе дә әлеге халыклар катнашыннан башка узмый. Нәкъ менә алар күпмилләтле күмәк бәйрәмнәрнең бизәге булып торалар. Өстәвенә, төрек, үзбәк, азәрбайҗан һ.б. халыклар безнең җирлектә үз эшләрен ачып, халыкны милли кухнялары белән таныштыру һәм азык-төлек белән тәэмин итүгә дә өлеш кертә-ләр. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында көч куя ул милләт вәкилләре.
Рус, татар, мордва, чувашларның тамыры шушы туфракта булса, шәрык ил-ләре вәкилләрен бирегә килеп урнашырга язмыш җиле мәҗбүр иткән. Төрле елларда, төрле сәбәпләр белән килеп төпләнгән кешеләр, җирле халыкны хөрмәт итеп, телен өйрәнеп, биредәге кануннарны һәм йолаларны кабул итеп, үзләренекен өстәп баетып, тату гомер кичерәләр. Биредә күп милләтләрнең үзара дус яшәвенә Татарстанны, Бөгелмәне үз иткән якташларының уртак соклануын белдереп, 1999 елдан Бөгелмәдә гомер итүче азәрбайҗанлы Шамама ханым Саттарова (өстәге рәсемдә) бервакыт болай дигән иде: "Бөгелмә - минем дә шәһәрем, ул минем икенче Ватаным. Ә улымның туган шәһәре". (Сүз уңаенннан, бу диаспора вәкилләре, үз телләреннән тыш, рус һәм татар телләрендә дә яхшы аралашалар). Менә ни өчен Туган тел көненә әзерлекнең бер этабы кебек уза торган "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен мари, чуваш, башкортлар үрнәк итеп ала; менә ни өчен ел саен Шигырь бәй-рәмендә Тукай һәйкәленә үз туган телен сөюче бар халыклар чәчәк сала; менә ни өчен бу көндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шигырь уку бәйгесендә катнашыр өчен дуслары - башка милләт вәкилләре дә тамашачы булып килә...
Күренекле язучыбыз Туфан ага Миңнуллинның тирән мәгънәле сүзләре бар: "Тел - тәрбия коралы, тел - идеология коралы да". Бу сүзләрне истә тоту бик урынлы булыр. Без, бер туфракта гомер кичерүче халыклар, бер-беребезнең телен хөрмәт итсәк, һәр милләт бу җирне үз йорты, үз ватаны дип санаячак. Дин - денсезлектән, тел илсезлектән саклый дип, акыл ияләре юкка гына әйтмәгән шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса