Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Әйдәгез, спортны онытмыйк!

Бөгелмә муниципаль районы “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” (ГТО) тестлаштыру үзәге белгече Гүзәл СУНЯЕВА үзизоляциядә утырган чорда да якташларның физик күнегүләр белән шөгыльләнүен туктатмаска киңәш итә.

Хәтта өй шартларында да ГТОның күп кенә төрләрен үтәргә була: сыгылмалылык, куллар көчен, эч мускулларын ныгыту күнегүләре бар яшьтәге кешеләргә дә кагыла.  

 ГТО халыкны физик яктан тәрбияләү системасы гына түгел, ә үз-үзеңне, көчеңне һәм сәламәтлегеңне сынап карауның да бер төре ул. Хәзер исә үз сәламәтлегебезгә игътибарны арттыру, зарядка ясау, үзеңне тонуста тотарга булыша торган күнегүләр башкару өчен менә дигән форсат туды. Иң мөһиме – моның өчен ниндидер спорт җиһазы да, аерым шартлар да кирәкми.   

Өйдәге күнегүләр, җәмгыятьтә үзизоляция чоры беткәч, ГТО нормативлары тапшырырга теләгән кешеләргә аеруча файдалы булачак. Мәктәпне тәмамларга җыенучы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу бигрәк тә актуаль, чөнки ГТО комплексын үтәгән өчен алар укырга кергәндә, БДИ имтиханнары баллына тагын 10 балл өсти алалар дигән сүз.  

 Тиздән бүгенге борчулар, кыенлыклар узар, безнең тормыш тагын җайланып китәр дип өметләнәбез. Ә хәзергә, әйдәгез, өйдә дә спорт белән шөгыльләник! 

Пандемия чоры өчен безнең тестлаштыру үзәге социаль челтәрләрдә ике рәсми төркем оештырды (Instagram @gtobugulma ВКонтакт vk.com/club194019735) аларда үзәкнең эшчәнлеге, ГТО комплексы һәм андагы яңалыклар турында мәгълүматлар урнаштырыла. Һәр көнне якташларыбызның ничек физзарядка ясаганын, спорт белән актив шөгыльләнгәннәрен һ.б. күрергә була. Шунда ук сораулар бирергә, аларга җаваплар табарга да мөмкин.  Сорауларны 8-937-297-09-55 телефоны аша да бирә аласыз.  

Әлегә ГТО хәрәкәте сафларына басмаган, әмма моны эшләргә теләгән кешеләр булса, башта интернет челтәрендәге gto.ru сайтында теркәлергә киңәш итәбез. Теркәлеп, үзегезнең шәхси кабинетка уникаль идентификация номеры алсагыз, барлык тырышлык нәтиҗәләрегез анда күрсәтелеп барылачак.

 Сәламәт булыгыз! Өйдә торыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса